+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Апреля 2021, 08:05

Әниләре эштә булган...

Янгында этләре генә исән калган.

Янгында этләре генә исән калган.
Ишембайдагы коточкыч янгын турында хәбәр иткән идек.

Бу янгында Смирновлар гаиләсе: 39 яшьлек ир, 12 яшьлек малай, өч яшьлек кыз һәм әниләренең апалары һәлак булган. Тикшерү барышын прокуратура контрольгә алды.

Баланың әнисе бу вакытта эштә була.

Ана эштән күмергә калган йорт хәрабәләре янына кайткан. Ата балалар белән бер бүлмәдә йоклаган дип фаразлана. Алар сөрем газы белән агуланып үлгән. Ә менә апаларының тәнендә күп санлы пешү эзләре табылган.

Билгеле булганча, бу бер катлы йортны гаилә арендага алган. Янгын чыганагы аш бүлмәсендә, дип фаразлана. Белгечләр мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе электр үткәргеченең төзек булмавында.

"Әйбәт гаилә иде. Ире мебель ясаучы булып эшләде, хатыны - сатучы. Әлеге йортны ике ел элек арендага алганнар иде. Һәрвакыт тәртип булды", - ди аларның күршеләре.

Шәһәрдә гаилә үрнәкле санала. 12 яшьлек Ваня Смирновны 3 ел элек уллыкка алганнар. Шунысы игътибарга лаек, йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган. Опека хезмәткәрләре балаларны даими тикшереп торган. Аларның соңгы визиты 15 мартта булган, ә инде 23 мартта биредә район хакимияте вәкилләре дә булып киткән.

Ишембай районында республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов рәислегендә ашыгыч киңәшмә узган. Балаларын, ирен һәм апасын бер мизгел эчендә югалткан хатынга матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Бу коточкыч янгында Смирновларның этләре һәм аның баласы гына исән каган.

Фото: кп.ру


Читайте нас