Күптән түгел 90 яшен тутырган Рәзинә Закирова шулай ди.
Аскын районының Кубияз авылында яшәүче Рәзинә Закирова белән күрешеп сөйләшү яшәвемә көч арттырып, илһам өстәп җибәргәндәй итте. Рәзинә апа кебек кешеләр әле арабызда булганда, тормыш мәгънәсен ныграк аңлап, дөнья кыйммәтләренә төшенеп, гомеребезнең шулкадәр дә тиз үтүен, әмма искиткеч кадерле булуын аңлыйсың...
Чакрым баганаларым...
Рәзинә Закирова — тумышы белән Дүртөйле районының Күккуян авылы кызы. Шушы авылда тормыш корып яшәүче Рәйсә Батыргәрәй кызы һәм Хәмзә Габдулла улы Сөләймановларның тырыш, тату гаиләсендә 1931 елның 27 мартында беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Өлкән бала буларак, гаиләдәге барлык эшләрне бәләкәйдән үк өйрәнеп, әнисенең ярдәмчесе булып, үзеннән кечерәк дүрт туганына апа да, күп вакыт терәк тә булып үсә. Тырыш кыз инде алты яшендә гәзитләрне шыгырдатып укый, бик атлыгып беренче сыйныфка мәктәпкә бара.
“Мин латин хәрефләре белән укырга-язарга бик иртә өйрәндем. Нәкъ без беренче сыйныфка барганда, 1939 елда, урыс графикасына нигез-ләнгән алфавит кабул ителде. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту башланды, баштарак авыр булса да, мин яңа алфавитка бик тиз төшенеп киттем, һәм хәтерем яхшы, белем алырга теләгем нык булу сәбәпле, аз вакыт эчендә барысына да өйрәндем”, — дип искә ала бүген Рәзинә апа.
Аның йөзенә бик тә килешеп торган мөлаем елмаюын сагыш алыштыра: “Хәзерге тормышлар бик рәхәт, бик матур. Яшәгән саен яшисе килә. Ә бит тормышның нинди авыр елларын, сугыш чорларын кичерергә туры килде безнең буынга. Без, 13-15 яшьлек егет һәм кызлар, бик иртә өлкәнәйдек, бала гына булсак та, олылар белән беррәттән ачлык-ялангачлыкны кичердек, яшьли иңнәребезгә эш йөкләтелсә дә, сынмадык-сыгылмадык, фронт һәм Җиңү өчен күпме кирәк, шулай эшләргә көч таптык”.
Каһәрле сугыш җиле тимәгән бер гаилә дә калмагандыр безнең илдә. Рәзинә апаның әтисе Хәмзә абый фронтка киткәндә аның иң кече баласына нибары 17 көн була. “Бүгенгедәй күз алдымда, хәтеремдә, әткәебез сугышка 1941 елның 26 августында китте. Миңа, иң өлкән балага, нибары ун яшь тә биш ай иде, бик авыр булып калды безгә... “Сул кулым яраланды, лазареттамын”, — дип хаты килде. “Лазарет” дигән сүз безгә таныш түгел, мин укытучы ападан барып сорадым, ул сүзлектән табып аңлатты. – 1942 елның 26 сентябрендә әтиебезнең хәбәрсез югалуы хәбәре килде. Әниебез тол калып, безне берүзе үстерде. Бик уңган, тырыш, көне-төне эштә булды...”
Олы юл башы
“Ат та җиктек, сыер җигеп җир дә сөрдек, чәчү-урак эшләрендә катнашып, бер эштән дә калмадык. Кышкылык өчен җәй буе утын урынына төрле катнашмалардан кирпеч сугып хәзерли идек. Эштән курыкмадым, ниндие булса да яратып башкардым”, — ди ул, хатирәләрен барлап.
Мәктәптә дә тырыш, барлык яктан да өлгер кыз балачактан килгән хыялын тормышка ашырыр өчен бөтен көчен сала. Укытучы булырга омтыла Рәзинә. Ару гына сынаулар үтәргә туры килсә дә, 7нче сыйныфны тәмамлаган 15 яшьлек кыз сайлаган юлыннан туры атлый. Бөре педагогия училищесына имтиханнарны тик яхшы билгеләренә генә биреп, уку йортларына конкурс бик зур булу сәбәпле, авылларыннан ун кыз арасыннан берүзе укырга керә. “Ул елларның иң истә калган вакытлары – күз ачкысыз буранда юлда өйгә кайткан чаклар. Ул вакытларда күп очракта җәяү йөри идек, юлларда нәнәем кушканча догалар укып йөрдем. Аллаһы үзе ярдәм иткәндер инде. Язлы-көзле аркага биштәр асып, кышларын чана белән ашарга алып китәм. Әнием бәрәңгене турап, киптереп сала. Сугыш елларында фронтка да суган, бәрәңге киптереп озата идек, — дип хәтер йомгагын сүтә Рәзинә апа. — Тулай торакта бер бүлмәдә 13 кыз яшәдек, уртада — галанка мич. Илеш, Чакмагыш, Бөре районыннан кызлар бар иде. Төрле чаклар булды, сугыштан соңгы елларда илебез өчен бик авыр иде. Әмма төшенкелеккә бирелмәдек, шулкадәр белемгә омтылып укыдык”.
Мине таң калдырганы шул булды: инде күпме еллар үтсә дә, Рәзинә апа укытучыларының исемнәрен, фамилияләрен, нинди фәнне кем укытканын әйтеп, бик җылы итеп искә ала. Педучилищеда белем алган кызны Балтач районына эшкә җибәрәләр. 1949-50 уку елында ул Иске Янбай мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Ике ел анда эшләгәннән соң, Көндәшле урта мәктәбендә укыта.
Һәркем коя үз бәхетен
Дөньяда никадәр кеше булса, шулкадәр язмыш. Ә язмышы белән минем язмамның герое бик кәнәгать. 1953 елның гыйнварында очрата Рәзинә апа үзенең өлешенә төшкән көмешен. Ул Балтач районының Бигилде авылы егете Габидулла Закиров була. Габидулла абый җиде ел армиядә хезмәт итеп кайткан була. Зәңгәр күзле, озын толымлы, сабыр холыклы кыз үзенең мөлаем елмаюы, эчкерсез карашы белән беренче күрүдән үк әсир итә яшь солдатны. Күп тә үтми, алар вәгъдәләшеп гаилә кора. “Тырыш гаилә — ил күрке”, — дип юкка гына әйтмиләр. Кайда гына яшәмәсеннәр, эшләмәсеннәр, Габидулла абый белән Рәзинә апаның тату, тырыш, уңган гаиләсе үрнәк күрсәтеп яши.
“Яшь чакта “шулай кирәк”, “шулай тиеш” дип яшәдек, кайда эшкә җибәрәләр, шунда барып тырышып эшлә-дек, яшәдек. Еллар үткән саен тормыш мәгънәсен, якыннарыңның, яшәүнең кадерен тирәнрәк, нечкәрәк тоясың. Гомернең һәр чагылышы, йө-рәк тибешедәй, кадерлерәк, газизрәк була”, — ди күпне кичергән Рәзинә апабыз.
1956 елда Закировлар гаиләсе Аскын районының Кубияз авылына килеп төпләнә. Рәзинә апа Кубияз урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны һәм татар теленнән укыта, Габидулла абый өлкән салым инспекторы булып эшли башлый. Аның карамагында Солтәнбәк, Күнгәк, Кашка, Урмияз авыллары булу сәбәпле, ул көннәр буе эштә, күп очракта ат җигеп йөри. Берничә елдан Габидулла Сафиулла улы да, Башкорт дәүләт педагогия институтында читтән торып белем алып, мәктәптә эшли башлый. Аларның тату гаиләсе, чынлап та, авылдашларының соклануын уята. Совет чорында бигрәк тә укытучы авылда бар җирдә дә актив, халык өчен үрнәк, укучыларда хезмәткә, яшәүгә сөю тәрбияләүче дә була. Закировлар икәүләшеп үз хезмәтләренә тугры булып эшли һәм яши. Кубияз, Үтәш, Матала, Әвәдәй авылларының ничә буын балаларына белем серләрен төшендереп кенә калмыйча, тормышта юнәлеш тә бирүче булалар.
“Балачак хыялым тормышка ашты, эшемнән уңдым. Яраткан эшеңә барып, балаларга аң-белем биреп, күзләренә карап дәрес аңлатып, алар белән аралашып, аркаларыннан сөеп алу, соңрак аларның тормышта лаеклы урын табуына сөенү — үзе олы бәхет бит ул. Кайда гына эшләсәм дә, хезмәттәшләремнең терәген, таянычын тойдым, миңа гел изге күңелле, итагатьле җитәкчеләр очрады. Болар бернигә алыштыргысыз кыйммәтләр”, — дип, җылылык белән искә ала ул.
Тормыш сынаулардан үрелгән
Бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, грамоталар, медальләр белән бүләклиләр аларны тугры хезмәтләре өчен. Әмма иң мөһиме — тормыш агышында бары үзләре булып калу белән көчле һәм әһәмиятле Габидулла абый белән Рәзинә апа кебек кешеләр. Ихласлык, изге күңеллелек, ярдәмчеллек, эчкерсезлек кебек изге сыйфатлар аларны эчке балкыш белән нурландырып, яшәү рухы белән сугара һәм сөйкемле итә. Алар эштә дә, өйдә дә гел бергә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, тормышка, тирә-якка ямь өстәп, бергә гомер кичерәләр. Бәхет күкләрен сөю нурына чорнап, мәхәббәтле гаиләне ишәйтеп, ике уллары, өч кызлары дөньяга туа. Рәдиф, Роза, Лилия, Рамил, Гөлнур — алар барысы да, әти-әнисенә охшап, тырыш, егәрле, уңган булып үсеп, белем алып, Закировлар нәселен арттырып яшиләр.
Йөзеннән мөлаем елмаю китмәгән бу ягымлы апаның гомер күге гел аяз һәм кояшлы гына булган, дип уйларсың. Ә бит язмыш юлларында күпме тетрәнү, сызлану аша үтәргә туры килгән аңа. Яңа өй төзеп, хаклы ялга чыгып, бакча үстереп, йорт-кура булдырып, балаларга бер-бер артлы югары белем биреп, оныклар шатлыгында яшәп ятканда 64 ел бергә гомер кичергән Габидулла абый бакыйлыкка күчә. Ике ел дигәндә өлкән уллары вафат була... “Тормыш шатлыклардан гына тормый шул. Авыр чакларда догалар укыйм, алар бик ярдәм итә, җиңеллек китергән кебек була. Балаларым, оныкларым кайтып, хәлемне белеп тора. Өем җылы, якты, чиста, ярдәм итәргә әзер авылдашларым саулыкны сорашып, белешеп тора, Аллаһыга шөкер итеп яшәргә тырышам”, — ди ул.
“Йөрәк серен яшерен тоткан һәрчак ота”, дип юкка әйтмәгәннәр бит, күзләрендә вакыт-вакыт яшь чагылып, тамагына төер утырса да, әңгәмәбез барышында Рәзинә апа бер генә дә уфтану, канәгатьсезлек сиздермәде, күтәренке рухта булып, минем белән ихлас сөйләште. Күзләр тимәсен! 90 яшенә җитеп үзенең егәрлеген югалтмаган агинәйнең күңелендә бай тормыш юлы турында әле хәтсез роман язарлык сер ятканын сиздем.
Биш балага — әни, килен-кияүләренә — биана һәм әби, ун оныкка һәм унбиш турунына дәү әни Рәзинә Хәмзә кызы кебек эчкерсез, ихлас, изге кешеләр арабызда булганда, безгә, яшьләргә, үрнәк алырга гына кала!
Әнзирә НОГМАНОВА.
Аскын районы.