+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 апрель 2021, 09:00

Илшат табылган!

Югалучылар турында ара-тирә яхшы хәбәрләр дә килеп ирешә.

Югалучылар турында ара-тирә яхшы хәбәрләр дә килеп ирешә.

Кичә Уфадан 38 яшьлек таксист Илшат Байматовның югалуы турында хәбәр иткән идек. Ул Чиләбе өлкәсенә китеп юкка чыккан иде.

Һәм менә туганнары шатлыклы хәбәрләр җиткерде: Илшат хатыны белән элемтәгә чыккан һәм тиздән исән-сау әйләнеп кайткан.

- Аның машинасы сүнгән булган, ә ул урыннарда элемтә бөтенләй тотмый икән, шуңа ул хатынына шалтырата алмаган, - дип аңлата туганнары.

Исегезгә төшерәбез, ике бала атасы Илшат Байматовны эзләүгә волонтерлар да, полиция дә кушылган иде.

Фото: kp.ufa.ru


Читайте нас