+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 апрель 2021, 07:10

Аракы кибетен кыйраткан...

Башкортстанда эчкечелеккә каршы «көрәшче» пәйда булды.

Башкортстанда эчкечелеккә каршы «көрәшче» пәйда булды.

«ВКонтакте» төркемнәрендәге телеграм-каналларда хәбәр ителгәнчә, Дүртөйленең азык-төлек кибетендә видеокүзәтү камералары алкогольле киштәләрне кыйратучыны теркәгән.

Социаль челтәрләрдән таралган видеога кулларында зур ташка охшаган әйбер тоткан ирнең спиртлы шешәләр янына килүе күренә.

Ул аларга таш бәрә. Тиешле нәтиҗәгә ирешмичә, ир шешәләрне кулына ала һәм киштәләрдән ыргыта башлый.

Алардан чәчрәп чыккан эчемлекләр идәнгә күл булып җәелә. Кадрда кибет хезмәткәре пәйда була, ләкин ни өчендер «көрәшче»нең алкогольгә каршы кискен гамәлләренә каршы килми. Киресенчә, аның йөзендә елмаю күренә...

Килгән полиция хезмәткәрләре исерек гражданны тоткарлаган. Ул бүлеккә китерелгән, протокол төзелгән. Китерелгән зыянны кесәсеннән түләячәк.


Фото: стоп-кадр видео БашДТП | Видео: БашДТП, соцсети
Читайте нас