+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 Апреля 2021, 07:07

"Пациент белән бәйләнеш өзелде, баланы коткарырга кирәк"

"Карыйм, гәүдәм караватта ята..."

Клиник үлем бармы? Бүген дә шушы сорауга җавап эзлибез. Күпләр аның барлыгына шикләнми.
- 1989 елда, мин инде йөклелекнең сигезенче аенда булганда кан китте, - дип искә төшерә ул көнне Анна. - Бер җирем дә авыртмады, хәлем генә юк иде. Шунда аңладым: мин бит үләм... Янәшәмә табиблар җыелды, алар нәрсәдер сөйли башлады. Бервакыт арадагы хатын-кызның тавшын ишетәм: пациент белән бәйләнеш өзелде, баланы коткарырга кирәк...
Мин гәүдәмнән чыктым да тәрәзә аша төшкән нурга таба атладым. Шул кадәр якты иде. Шул нур эченә керү белән ниндидер көч белән өскә күтәрелә башладым. Карыйм, гәүдәм һаман шунда ята. Аңа карасам, миңа кыен, ә нур эчендә рәхәт. Шушы нур белән, тау башына күтәрелгәндәй, өскә күтәрелдем. Ә анда шундый матурлык! Андый чагу төсләр дөньяда юктыр. Миңа рәхәт... Карыйм чак кына өстәрәк кабарып торган болыт йөзеп бара. Мин шушы болытка үрелдем. шул вакыт кемдер янәшәмә килеп: "Сиңа әле аның эченә керергә иртәрәк", - диде. Кире җиргә төшәсем килми, беләм, анда миңа кыен булачак. Ә менә шушы ак болыт эченә керсәм, рәхәт булачак. Тирә-яктагы матурлыкка сокланып карап торам. Шул вакыт, эх, шушы матурлыкны кәгазьгә төшерергә кирәк иде, дигән уй башымнан йөгерде һәм мин кабат үз гәүдәмә килеп кердем. Күземне ачсам табиблар минем тирәли йөгерешүен дәвам итә.
- Мин кайда? Кайда теге матур дөнья? - дидем табибларга. Арада берсе елмаеп, башымнан сыйпады.
Хәзер инде мин беләм, клиник үлем кичерүчеләр бар. Алар писхик авыру да түгел. Күпләр аны кичереп тә әйтергә генә кыенсына, - ди Анна.
Фото: paranormal-news.ru
Читайте нас