0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 апрель 2021, 11:54

"Туганнарым белән трибунадан мине терелтүләрен карап тордык..."

Клиник үлем кичергән егет тәэссоратлары белән уртаклашты.

Клиник үлем кичергәннәр турындагы язмаларны дәвам итәбез.
"Мин Рязань десант училищесында укыганда клиник үлем халәтен кичердем. Минем взвод разведка отрядлары ярышларында катнашты. Бу чиксез физик йөкләнешләр белән исән калуга 3 көнлек марафон, ул тулы выкладкада 10 километрлы марш-бросок белән тәмамлана, - дип искә төшерә ул вакытны Михаил. - Барлык сынауларны да үтеп беткәч, әйтүемчә, 10 чакрым йөгерергә кирәк иде. Сынаулар вакытында мин аягымны җәрәхәтләдем. Аны бәйләп куйсам да, канавын дәвам итте. Йөгерү вакытында финишка килеп җитәргә 200-300 метр чамасы ара калгач, аңымны югалтып егылганмын. Мине финишка иптәшләрем күтәреп алып килгән.
Табиблар миңа шунда ук йөрәк авыруы турында диагноз куйды һәм мине реанимацияләргә кереште. Бу вакытта мин тавышлар ишетү генә түгел, читтән минем гәүдәм белән нәрсә эшләгәннәрен дә карап тордым. Тәүдә минем йөрәк турысына укол ясадылар, аннары дефибриллятор ярдәмендә терелтергә тырыштылар. Бу вакытта табиблар һәм минем гәүдәм стадионда инде, ә мин үзем һәм туганнарым трибунадан шушы хәлне карап утырдык.
Бервакыт мин болай ятудан арып киттем һәм гәүдәмә кердем. Шунда табиб пульс пәйда булуын әйтте. Аннары мин янә туганнарым янына киттем. Бу вакытта табиб тагын пульс югалуын әйтеп кычкырды. Бераздан мин кире кайтырга булдым. Әмма трибунада рәхәт иде. Бу вакытта мин курку хисе кичермәдем. Барысы да тормыштагы кебек үз чираты белән бара кебек тоелды..."
Фото: mymistic.ru
Читайте нас: