Уфада бер хатын өйдәшен үтерә язган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, җинаять көнендә берничә сәгать буе табын артында утырган парның алкоголь запасы бетә. Хатын банкетны дәвам итүне таләп итә, аның сөеклесе исә каршы төшә – шул сәбәпле алар арасында җәнҗал куба.
Ызгыш вакытында ир берничә тапкыр хатынга суга, аягы белән тибә һәм бүлмәгә кереп китә. Кыйналган хатын аш бүлмәсеннән пычак ала һәм диванда яткан иргә кадый.
Зыян күрүче исән кала. Хатынга "аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Судта ул гаебен өлешчә таный һәм өйдәшен үтерү нияте булмавын әйтә. Аны дүрт елга шартлы рәвештә хөкем итәләр.