— Ул барысына да дөресен әйтә! Минем өчен генә бар инде! Мин берүзем куркам...
Ничек итсә итте, тәки күндерде Зөһрә дустын. Ул бит тиздән кияүгә чыга, дөрес адым ясый микән, алда ниләр көтә, кызның бик тә беләсе килә.
Дилә уйлавынча, күрәзәче кебек кешеләр кечкенә, искерә башлаган авыл өендә яшәргә, башларына яулык бәйләп, озын сәер күлмәкләр киеп йөрергә тиеш иде. Шуңа ул шәһәр читендәге “хрущевка”ның бишенче катына күтәрелеп, аларга ишек ачкан иске спорт киемендәге, буялган сары чәчле 55-60 яшьләр тирәсендәге “күрәзәче”не күргәч, гаҗәпләнеп калды.
— Лара апа, мин кичә сезгә шалтыраткан идем... — дип сөйли башлаган Зөһрәне тыңлап та бетермәде серле хатын:
— Әйдәгез. Син залда көтеп тор. Син минем аш-су бүлмәсенә...
“Зал” дигәне көчкә-көчкә бер кечкенә иске диван, таушалган ике кресло һәм журналлар куя торган өстәл сыйган бер бәләкәй бүлмә иде. Өстәлендә хәтта журналлары да бар. Ләкин Диләдә алар кызыксыну уятмады. Эчтән генә вакытын юкка сарыф итеп йөрүенә сукранып, ул Зөһрәне көтәргә утырды. Ун минут үтте, унбиш, егерме... Диләнең сабырлыгы сына башлады. Ярты сәгать дигәндә, кояштай балкып Зөһрә килеп чыкты.
— Минем барысы да әйбәт булачак! Илһамым — алтын! Өч балабыз булачак! Тик берсен “иртә бала” булачак диде... Анысы нәрсәдер... Хәзер син кер, бар!
— Юк, әйдә кайтабыз. Мин андый нәрсәгә ышанмыйм, беләсең. Синең өчен генә килдем.
— Ә мин кичә үк икебез өчен дә акча түләдем бит инде! Бар, кер. Бу минем бүләгем сиңа!
— Шул акчага берәр кафега барыр идек, ичмасам... Алай акчаң күп икән...
Аш-су бүлмәсенә кереп утыргач, күрәзәче хатын дәшми генә Диләгә карап торды. Ничектер сәер иде аның карашы. Кулындагы кәртләрен бутады бутады да, кире уйлагандай итеп, кире куйды. Бераз уйланып торганнан соң өстәл тартмасыннан кечкенә көзге тартып чыгарды.
— Менә монда кара әле.
Дилә көзгегә карады да сискәнеп китте. Аның сурәте икегә ярылган кебек күренеп китте. Хатын шунда ук көзгене алып, үзе карады. Аның төсе качты, йөзе караңгыланды, ул көзгене шунда ук алып куйды.
— Бар кит, мин мәетләргә кәрт салмыйм. Акчагызны кайтарырмын.
— Ничек инде? Мәеткә? Мин тере бит! Ни сөйлисез? — Диләгә мондый сүзләр гаҗәп тоелды.
— Сине әниең язмыштан урлап алган. Урлап алганны кайтарыр вакыт җиткән... Бер генә киңәшем бар — дустыңның туенда рәхәтләнеп күңел ачып кал!
Дилә Зөһрәгә күрәзәче белән ни хакта сөйләшкәнен сөйләп тормады. Зөһрә сорашып-сорашып карады да, онытты. Мәшәкате күп иде, тиздән туй бит.
Ышанмаса да, ничектер шул сәер хатынның сүзләре күңеленнән чыкмады Диләнең. Беркөнне ул тотты да бу хакта әнисенә сөйләп бирде. Әнисе аны тыңлаганда агарынып калды, соңыннан ачынып елап җибәрде.
— Балакаем, кичер мине, кичер! Әтиең дә 29 яшендә үлде... Сиңа да тиздән 29 тула бит...
— Ни сөйлисең, әни?! Берни дә аңламыйм...
— Мин бит әтиеңне сихерләтеп үземә караттым. Ул шундый матур иде бит... Ә мин... Үзе ул беркайчан да миңа карамас иде. Яраткан кызы да бар иде. Аларның тиздән өйләнешәсен ишеткәч, кайгымнан акылдан язардай булдым. Безнең авылда бер им-том белән шөгыльләнүче әби бар иде. Барып, аның аягына егылдым. Ул миңа тоз белән шикәр алып килергә кушты... Өч көннән соң әтиең мине клубтан озата башлады...
— Кит инде, әни! Син шуңа ышанасыңмы?
— Ышанам... Өйләнешкәннән соң ул эчә башлады... Бу да сихер йогынтысы... Аның үлүендә сихер гаепле инде...
— Юк белән үзеңне ашама, әни! Мин боларның берсенә дә ышанмыйм!
Шулай да Дилә бу хакта озак уйланып йөрде. Гаилә альбомнарын карады. Чынлап та, аның әтисе егет асылы булган бит! Мәһабәт гәүдәле, чибәр. Ә әнисе... Төссез генә, сипкелле, бәләкәй буйлы, тулы гәүдәле...
Зөһрәнең туй көне җитте. Загска барырга әзерләнгәндә шатлыгыннан канатланган кыз дустына серен чиште:
— Беләсеңме, Дилә, мин авырга калганмын! Күрәзәче әйткән “иртә бала” шул инде, димәк! Әйттем бит, ул барысын да дөрес әйтә дип!
Дилә тагын уйга калды. Бу ни бу соң? Әллә чынлап та күрәзәче сүзләре дөрес микән? Димәк, әнисе сөйләгән сихернең дә йогынтысы булган? Хәзер ул 29 яшендә үләргә тиеш буламы? Ә бит туган көненә бер атна калды...
— Ярар, ул күрәзәчеңнең сүзләре шулкадәр дөрес икән, мин дә аның киңәшен үтим әле. Дустыңның туенда рәхәтләнеп күңел ач, диде бит! — Дилә үзен кулга алып, елмаерга тырышты.
— Менә дөрес, ичмасам! — дип көлде Зөһрә.
Мәҗлестә Дилә, чынлап та, рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, көлде, барлык уеннарда катнашты, игътибар үзәгендә булды. Гомеренең соңгы бәйрәме, диярсең...
Әлбәттә, көлеп-елмаеп торган чибәр кызга туйда күз атучы егетләр дә күп булды. Берсе озатырга да рөхсәт сорады. Кияүнең дусты, шәһәр дәваханәсендә эшли башлаган яшь доктор иде ул. Дилә дә ошатты аны.
Җылы җәйге кичне акрын гына сөйләшә-сөйләшә кайтып, вакыт үткәнен сизмәде дә яшьләр. Диләнең бу акыллы, матур егет белән саубуллашып, өенә керәсе дә килми иде. Шулвакыт алар икесе дә берьюлы бала тавышыннан сискәнеп киттеләр.
— Шарик, Шарик, тукта, кая киттең, югаласың бит! — Сигез яшьләр тирәсендәге кызчык эте артыннан йөгерә иде.
Ә маэмай ялт итеп кенә калды, юлның икенче ягына чыгып югалды да. Кызчык та дүрт аяклы дусты артыннан омтылды. Зур тизлектә якынлашучы машинаны абайламады да. Дилә секунд эчендә хәлне аңлап калып, бала артыннан ташланды...
— Якты дөньяга кайтуың белән! — дип елмайды шәфкать туташы күзләрен ачкан Диләгә.
— Ходайга шөкер, уяндыгыз! — дип, Диләнең янына утырды бер таныш түгел хатын. — Без сезгә шулкадәр рәхмәтле! Кызыбызны коткарып калдыгыз бит! Ә үзегез чак үлемнән калдыгыз. Ярый ла, яныгызда яхшы доктор булып чыккан, ул беренче ярдәм күрсәткән...
Палатаның ишеге ачылып китте һәм ашыгып Зөһрә килеп керде.
— Дускаем, һушыңа килдеңме? Ничек әйбәт! Кайгырма, син савыгачаксың, барысы да яхшы булачак, мин Лара апага барып белештем инде. Ул сиңа бер хат та бирде әле, үзеңә генә укырга кушты.
Соңыннан, барысы да чыгып киткәч, Дилә хатны ачып, укый башлады:
“Батыр кыз! Син хәзер озак һәм бәхетле гомер кичерәчәксең. Башка кеше өчен гомерен кызганмаганнарга сихер йогынты ясый алмый. Язмышны алдап була ул... Ә доктор егетне яныңнан җибәрмә. Ул сиңа коткаручы фәрештәң итеп җибәрелгән”, — дип язылган иде анда.