+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 апрель 2021, 04:35

Тагын этләр өере...

Алар балаларны кибеткә куып керткән...

Алар балаларны кибеткә куып керткән...
29 апрельдә Белоретта өч баланы эт өере куркыткан. Котлары очкан балалар кибеткә йөгереп кергән. Бу турыда хәбәр «Вконтакте»дагы шәһәр пабликларының берсендә пәйда булды.
- Шәһәр хакимияте кайчан да булса чаралар күрә башлаячакмы, әллә Учалыдагы кебек үлем очрагын көтәләрме? Хәтта бездә этнең балага һөҗүм итеп, аның реанимациягә эләгү очрагы да булды. Мондый бәхетсезлек очракларында кем гаепле? Өлкәннәр курка, ә балалар? Зинһар өчен, аларны саклагыз! - дип язган пост авторы социаль челтәрләрдә.
Шушы көннәрдә Татарстанда да бер балага эт ташланган. Ул авыр хәлдә дәваханәдә.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас