+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Мая 2021, 08:25

Ана күңеле – шәфкать диңгезе

Сугыш чоры балалары...

Сугыш чоры балалары...

Бишбүләк районының Елбулактамак авылында туып, хәзер шушы районның Кәрим авылында гомер итүче Мәрьям Арсланова тормыш арбасына кече яшьтән үк җигелгән. Аның балачагы һәр йортка кайгы-борчулар алып килгән сугыш еллары һәм аннан соңгы чорга – ачлы-туклы вакытка туры килә. Сугыш китергән михнәтләр ул беткәч тә әле шактый елларга сузыла. Никадәр сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән ул сугыш. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, Мәрьям апа кебекләр безне сокландырып, үрнәк булып яшиләр.

– Бик авырлык белән яшәдек. Кытлык үзәккә үтте. Һәр гаилә булдыра алганча яшәргә тырышты. Беркемгә дә җиңел булмады. Хәзер, Аллаһка шөкер, ни теләсәң – шул бар”, – ди ул, балачагын хәтерләп.
1955 елда Елбулактамак сылуы Мәрьям Кәрим авылының сөлектәй егете Габделҗәмилгә кияүгә чыга. Сугыштан хәлсезләнгән авыл әле һаман тернәк­ләнеп китә алмый. Яшь гаилә,“бәхет эзләп”, Кузбасс якларына чыгып китә. Әмма туган як барыбер үзенә тарта, берничә елдан алар авылга кайтып төпләнә.
...Гомере буе хәләл көче белән яшәгән гаиләдә лаеклы өч ул – Дамир, Флүр, Альмир тәрбияләнеп үскән. Мәрьям апаның ире Габделҗәмил Закир улы үз вакытында “Дим” урманчылыгында урманчы булып эшләгән (кызганычка каршы, армиядә чагында атом-төш коралын сынаганда радиация алганга күрә, нибары 54 яшендә вафат булган). Өлкән уллары Дамир мәктәптән соң Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лагач, төрле җаваплы вазыйфаларда эшләде. 2007 елдан соңгы сулышына кадәр Уфа районының Михайловка авыл Советы башлыгы булды. Флүр вахта ысулы белән Себердә эшли, Альмир – Башкортстанның атказанган урманчысы, әтисенең эшен дәвам итә. Кайда гына яшәсә дә, Дамир күңеле белән туган-үскән җирдән, әнисе, энеләре яшәгән Кәрим авылыннан бервакытта да аерылмады...
Ни аяныч, Мәрьям апа, гомер көзенә кергәч, бала хәсрәтен кичерде: энергиясе ташып торган өлкән улы коронавирустан вафат булды. Яралы йөрәгенең кайгы-хәсрәттән ничек сызлануын ул үзе генә белә... Үтә сабыр, олы җанлы, тыйнак, иң күркәм сыйфатларны үзенә туплаган гүзәл Аналарның күңеле барысын да сыйдыра шул. “Дөнья – ул бәла-казалар, фетнәләр, төрле сынаулар аша уза торган урын”, – дип әйткән иманлы бабаларыбыз. Авыру да килә, югалтулар да, кайгы-хәсрәтләр дә кичерәбез. Болар барысы да – адәм баласының ныклыгын төрле юллар белән тикшерү өчен, бу хәлдән ничек чыгар икән дип, Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынаулар...
Башыннан нинди генә хәлләр узса да, күңеле тупасланмаган, тормышка ышанычын югалтмаган ул. Матурлыкны тоя, күрә, бәяли белә, изгелекләр кылып, үзенә яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтле булып гомер кичерә Мәрьям Гыйният кызы.
Татар кешесенең шулай бит инде: кулы сынса – җиң эчендә, дигәндәй. Авыр чакларда кеше алдында күз яшьләрен яшереп, фани дөньяның кырыс җил­ләренә бирешмичә, сыгылганда да сынмаслык көч тапты үзен­дә Мәрьям апа. Моның өчен ифрат күп рухи көч кирәк, әлбәт­тә.
Алдагы гомерең җан тынычлыгында сөекле улларыңның һәм киленнәреңнең, оныкларыңның иң кадерле һәм иң кирәкле кешесе, тугры киңәш­чесе булып яшәргә насыйп булсын. Амин!

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас