+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Май 2021, 07:40

Кайту һәм көтү

Сау-сәламәт чагында адәм баласы нигә иртәгәсе көнен уйламый икән?

Сау-сәламәт чагында адәм баласы нигә иртәгәсе көнен уйламый икән?
Искереп беткән “Волга”, тигез юлдан ыңгыраша-ыңгыраша, көньяк юнәлештә китеп бара. Салонда, водительдән тыш, тагы да ике юлчы бар: 60 яшьләрдәге хәрәкәтсез ир һәм аның янында аны тотып утыручы 30 яшьләрдәге егет. Хәрәкәтсез ир дигәнебез Фәез үзен кая һәм ни өчен алып китеп барганнарын белми. Хәер, аңа сөй­ләсәң дә аңламас, сорасаң да җавап бирә алмас иде. Фәез елдан артык инде паралич белән ята. Гөрләтеп, матур итеп эшләп йөргән чагында сукты аны бу чир.
Фәез битараф кына юлны күзәтә. “Толбазы” дигән язуны күргәч, тө-шенде: аны туган авылына, я Мә-ләвезгә озаталар. Кызык, Мәләвезгә булса, кемгә? Тәүге хатыны Зифагамы икән? Әйе, ул эшләп йөри иде. Яхшы гына карьера ясады, мактаулы исем­нәргә лаек булды, шуннан Уфага чакырып алдылар. Вазыйфасы буенча җаваплырак эш йокләттеләр. Улы белән кызы, хатыны Мәләвездә калдылар. Бер яшь хатынга ияләшеп алгач, хатыным Уфаны яратмый, зур шәһәрләр аның өчен түгел, дип аерып та куйды.
Никах укытып, түшәк яңартып алгач, эшләр тагын да ырамлырак барган сыман була башлады. Барлык галәмне яңгыратып, кызы туды. Зур гына фатир биргән иделәр. Бер рәхәткә өйрәнгәч, җитәме соң инде? Ике катлы өен дә төзергә туры килде. Байтак көч салынды. Кинәт кан басымы күтәрелеп, киңәшмә вакытында һушсыз булып егылды. Байтак кына дәваланып чыгарга, сәламәтлеген ныгытырга туры килде. Таныш табиб: “Ярый, Фәез Нурович, әлегә теге чалгы тоткан карчык яныгыздан гына үтеп киткән, һәрвакыт мәрхәмәтлелек булмаячак, үзегезне карагыз”, дип кисәтеп куйды.
Спорт белән шөгыльләнеп, туклануны көйләп, күбрәк җәяү йөреп, үзен алдаштырып караган иде, килеп чыкмады. Өлгермим, вакыт җитми, дигән сылтау белән әүвәлгечә яшәү рәве­шен дәвам итте.
Ярты ел да үтмәде, икенче кисәтү сукты. Уң ягы тәмам хәрәкәтсез калды. Таныш табиб дәваханәгә китереп салгач та, сез мине тәки тыңламагансыз икән, дип кенә куйды.
“Волга”, ыңгыраша-ыңгыраша, Фәезнең туган авылына борылышны үтеп китте. Димәк, Мәләвезгә. Кызык, хатыны, балалары ничек кабул итәр икән? Яшь хатыны барлык мөлкәтен тәүге тапкыр дәваханәгә эләгеп, хәл эчендә ятканда тын алырга да бирми үзенә яздырып алган иде. Хәер, Фәез үзе карышмады да. Өендә булмаса, фатирында калырына өмет баглый түгел, ныклы ышана иде. Юк, текә, һавалы тәкәбберлеге йөзенә чыккан хатын ике тапкыр дәваханәдә яткан чагында бер тапкыр да килеп хәл дә белмәде. Ярый, рәхмәт, әле менә машина тапкан. Фәез үзен тотып утырган егетне игътибарлап карады. Кем икәнлеген сорыйсы, ни өчен, кая алып китеп барганын беләсе килә, ләкин тел генә әйләнми. Хәтта сусаган иде, менә гомер буе эшлисең, тапкан малың кемгәдер кала, ә үзеңне бәрәңге тутырылган капчык сыман, каядыр алып китеп баралар. Каядыр дип... Барыр урыны билгеле инде.
Машина шәһәргә керде, янындагы егет машинаны Фәезнең элекке фатирының подъезды алдында туктатты. Иң тәүдә багажниктан җыйнак кына инвалид коляскасын сөйрәп чыгарды һәм, дорогой, кил әле монда, дип, Фәезне коляскага утыртты. Шуннан соң бераз уйлап торды да, домофонга килеп, Фәезнең фатир номерын җыйды. “Мин менә алмыйм, сезгә Уфадан посылка бар, төшеп алыгыз әле”, — диде һәм тиз генә “Волга”га кереп утырып китеп тә барды.
Биш-алты минут үткәч, подъезд эченнән аптыранып, улы килеп чыкты һәм, коляскада утыручы әтисен күреп, телсез талды. Домофон аша әнисенә эндәште. “Әнкәй! — диде ул, дулкынланып. — Монда әти кайткан”. “Ничек кайткан? Аны бит өендә ята, диделәр”. Якшәмбе иртәсе булуга карамастан, кеше җыелып китте. Кемдер тәрәзә-дән иске “Волга”ны күреп калган, ниндидер ир домофоннан хәбәр иткән. Ноябрь урталары булса да, тышта суык. Элекке хатыны белән улы аптырап тормадылар, колясканы сөйрәп, дүртенче каттагы фатирына алып керделәр.
Мәшәкать ишек төбендә үк башланды. Уңайсыз, тар “хрущевка” эчендә йөрү түгел, ишек аша да үтеп булмый. Ике бүлмәле фатир бәләкәй генә район үзәгендәге вокзалны хәтерләтә башлады. Шулай итеп кыш үтте, яз җитте, Фәезнең авылында әти-әнисеннән калган өе бар иде. Фәезнең шунда кайтырга, хатыны белән җәй булса да иркенләп яшәргә теләге бар иде. Ләкин ул җәйне күрә алмады. Майның соңгы көннәренең берсендә җирдәге юлын тәмамлады. Тик бу хакта икенче гаиләсе белмәде дә, хәтта кызыксынмады да.
* * *
Мәрьям әбине мин авылга кайткан саен күрәм. Кояшлы көнме, яңгырмы — үзенең иске пальтосын кия, шәлен ябына да капка алдындагы иске генә эскәмиягә чыгып утыра. Килгән бер машинаны карашы белән каршы ала, озатып кала. Бер кайтканымда әниемнән:
— Мәрьям әби нишләп утыра ул? — дип сорадым. — Эше юк микәнни?
— Әби кешенең эше каян булсын инде?! — диде әнием уңайсызланган сыман, үзенә карап. — Мәрьям әбиең көтеп утыра.
— Кемне көтә?
— Тәүдә килене белән улын көтте, алары да кайтмагач, оныкларын көтә.
— Ә үзе гаепле түгелме соң? — дип сорадым мин, Мәрьям әбинең холкын бераз белгәнгә.
— Алай дип әйтмә инде, — диде әни, уңайсызланып кына. — Әбиеңнең көчле чаклары булды инде, дер селкетеп дөнья көтте, ялгызмын дип тормады, балаларын укытты, кулыннан килгәнчә ярдәм итте...
Бу сөйләшү хакында оныткан идем инде, кайтып кереп, чәй эчеп, хәл-әхвәл белешкәч, әбиең утырамы, дип сорады әни.
— Юк, күренми, — дидем. — Ә нәрсә булды?
— Тәмам егылды, өендә ята. Хәзер чыгарлыгы юк инде. Озакка бармас.
Икенче ел яз җитеп, җир яшел­ләнгәч, тагын кайттым. Бәй, Мәрьям әби савыккан лабаса! Әнә, капка төбендә утыра. Туктап, хәер бирергә булдым. Мине күргәч тә:
— Әй балам, кайттыңмыни? Нишләп озакладың? Килен кайда? Нигә балаларны алып кайтмадың? Айрат үскәндер инде. Җимешне кияүгә биргәнсең икән, — дип, минем кулларымнан тотып алды, кочакларга, аркамнан сөяргә омтылды. Ә мин нәрсә әйтергә белмим.
— Мине кем беләндер бутыйсың, әби, — дип әйтергә мәҗбүр булдым.
— Нишләп бутыйм, ди. Син бит — минем улым! Мин сине карап үстердем, укыттым, кеше иттем. Ә син мине, йөз тәңкә акча биреп, алдаштырырга итәсең. Әнә, кешеләр әниләрен шәһәргә алып китә, ә мин һаман монда — суык өйдә. Ничек оялмыйсың, әниеңне ташлап китәсең? Әй, кешеләр, карагыз! Минем улым кайтты! Ул миннән качып йөри, әнисен карарга теләми. Менә шулай ул дөнья. Мин аны үстерәм, дип күпме көч түктем. Укырга кергән чагында Галинур кодага бер сыер бирдем. Яңа елга — биш каз түшкәсе, диде, анысын да илтеп бирдем. Ә ул хәзер мине карамый.
Машинама утырып, кузгалып китүдән башка чарам калмады. Артымнан нәрсәдер дип кычкырып калды. Әнием сизми буламыни, килеп керү белән, нәрсә булды, улым, төсең качкан, — дип сорады.
Кул гына селтәдем.
— Син бит Мәрьям әби янында туктагансың. Аның янында туктарга ярамый, — диде.
Шуннан соң әнием сөйләп бирде:
— Әбиең үзе балаларына каты булды. Былтыр бер барган идем, тузып беткән дәфтәр чыгарды, колхоз бухгалтерымыни? Күпме бәрәңге үстергән, кош-корт, күпме ит, кайсысына күпме биргән, бөтенесен язып барган. Шуны чыгарып күрсәтте дә укый башлады. Оныкларына йон оек бәйләгәненә кадәр язган бит әле, онытмаган. Анысы нәрсәгә кирәк инде, кешене белмәссең. Илшаты кайта алмас инде.
— Нәрсә булган?
— Авариягә эләккән диме шунда... Эшләгән җирендә... Умырткасын сындырган, дәваланмый йөргән, хәзер түшәктә генә ята икән, атлый да алмый, ди.
— Ә Мәрьям әби бу хакта беләме соң?
— Белми каламы соң инде, кызы килеп сөйләп киткән. Кызы белән ачуланышып беткән. “Ару булды, үчем канды. Мине карамаган иде, үзе хәзер кеше көненә калып ята”, — дип рәнҗегән, каргаган. Шул да булдымы эш?! Үз балаңны каргап ят инде...
Икенче кайтканымда да Мәрьям әби утыра иде әле. Яныннан үтеп барганда машинамны туктатыр да, “Нишләп минем хәлемне белмисең, нишләп шәһәргә алып кайтмыйсың?” — дип әйтер сыман. Шуңа яныннан тиз генә үтеп киттем.
Былтыр көз кайтканымда капка алды буш иде. Ниндидер авыр уйлардан арынган сыман, җиңел сулап куйдым. Гаҗәп тоелмасын, әбинең балаларын зарыгып көтүен үзем өчен авыр кабул иттем. Өйгә кайтуымның сәбәбе дә билгеле. Кергәч тә әниемә: “Әйдә, җыен, әни, кузгалабыз”, — дидем.
— Рәхмәт инде, балам, чакыруың өчен рәхмәт! Мине тәрбияләргә теләвең өчен рәхмәт! Әлегә калыйм инде, —диде.
—Тагын нәрсә булды? — дидем, әниемә аптырап.
— Мәрьям әбиеңнең кырыгын үткәрергә иде. Аның башка якын кешесе булмады. Рәнҗеп ятмасын. Мулла чакырып, Коръән укытып, хәер таратып, җанын тынычландырыйм.
Шуларны яздым да аптырап куйдым: нәрсәгә яздым мин моны? Кемгә кирәк? Бәлки, кемдер укыр, фәһем алыр?
Рәиф Мәүлиткулов.
Читайте нас