+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Май 2021, 10:05

Могҗиза

— Шул мәчеләрең белән булашып, эшеңә соңга каласың инде... — дип сукранды Рөстәм ишектән килеп кергән Санияне каршылап. — Ярар, кадерлем, мин ашыгам, бүген бик җаваплы көн, эшеңә илтеп куя алмыйм инде, — дип, хатынын кочагына алды ир.

— Шул мәчеләрең белән булашып, эшеңә соңга каласың инде... — дип сукранды Рөстәм ишектән килеп кергән Санияне каршылап. — Ярар, кадерлем, мин ашыгам, бүген бик җаваплы көн, эшеңә илтеп куя алмыйм инде, — дип, хатынын кочагына алды ир.
— Бар, бар. Тышта көн матур. Мин акрын гына җәяү барам мәктәпкә. Бүген икенче дәрескә генә, — дип, Рөстәмнең галстугын рәтләде Сания, костюмыннан бер чүп кисәген алып ташлады.
Хатынын бик ярата Рөстәм. Менә аның мәчеләр яратуын гына яратмый. Ничектер күңеле ятып бетми аның шул койрыклы җан ияләренә. Берничә ай элек Саниясе кышкы салкында өшеп беткән мәче күтәреп кайткач, бик ачуы килде, ләкин шул хатынын өзелеп яратканга гына аны үзләренең кечкенә сарай кебек йорт, бакча кирәк-яраклары саклый торган каралтыларында яшәтергә рөхсәт итте. Ул урам мәчесен өйдә яшәтү турында сүз дә юк инде! Шулай да Сания бәхетле иде. Вакыты булган саен шул мәче янында кайнашты. Ашатты аны, чистартты, хәтта махсус кибеттән аның өчен ниндидер дарулар да алып кайтты әле. Ә яз башында бу мәче балалады. Дүрт мәче баласын дөньяга китерде. Сания аларны да карады. Рөстәм бик сукрангач, мәче балаларына ике ай ярымлап булгач, аларның берсен дустына бүләк итте. Икенчесен күрше кызы сорап алды. Өченчесе үзе каядыр югалды. И, кайгырды инде Сания. Эзләп тә карады. Теге мәче балаларының да хәлен белешеп торды. Исең китәрлек инде! Теге ана мәчегә хәтта исем дә кушты — Вәсилә. Кайвакыт ул Васька, Василинка да булып китә. Менә шул Васька үсеп барган бер баласы белән рәхәтләнеп аларның сарайларында яшәп ята хәзер. Кайдадыр “гүләйт” итеп тә кайткалый башлады. Бераздан тагын балалар инде... Ә Сания шулкадәр ярата аны, кызгана. Юкса, үзе дә кызганыч бит...
Рөстәм белән Саниянең балалары юк. Инде сигез ел бергә яшиләр. Бик кайгыра моңа Сания. Әллә күпме дәвалаулар үтте, халык ысулларын кулланып карады, ЭКО да уңышлы булмады. Ә Рөстәм бу хәлгә ул кадәр борчылмый. Саниясе белән дөньясы тулы аның. Эше дә тынгысыз. Зур компанияне җитәкләү уен эш түгел. Дөньялары да җитеш үзләренең. Шәһәр читендәге ике катлы коттеджлары күз явын алып тора, бакчаларында ни генә юк... Күндерә алса, шул байлык эчендә Саниясен патшабикә кебек кенә яшәтер иде ул, һич эшләтмәс иде... Ләкин Саниянең эшкә йөрисе килә шул. Укучыларын ярата, мәктәбен. Бакчада да үзе кайнаша әле, ярдәмче дә яллатмый. Менә шундый аның Саниясе. Өстәвенә, соңгы берничә айда шул мәчеләре белән дә булаша. Ярар, тиздән — җәй, Сания ялга чыгачак, Рөстәм үзе дә отпуск алып, берәр шәп җиргә ял итәргә барырлар әле...
Уңышлы киңәшмә үткәреп, төш вакытында бераз ял итеп алырга булган, татлы хыялларга бирелеп утырган Рөстәмне сискәндереп, телефон шалтырады.
— Исәнмесез. 14нче шәһәр дәваханәсеннән борчыйбыз. Сания Гафурова сезнең кемегез? — Чит хатын-кыз тавышы салкын һәм рәсми иде.
— Ул... ул... Минем хатыным. Нәрсә булды?!
— Юл һәлакәтендә каза күргән. Безнең дәваханәгә китерделәр...
Рөстәмнең аяк астында җир убылып киткәндәй булды...
— Нигә, нигә уянмый ул?! —дип ярсыды ул табибны җилтерәтеп, үз-үзен белештермичә. — Мәгез, мәгез, мәгез, терелтегез генә аны! — Рөстәм докторның халат кесәсенә акчалар бөтәрләп салды.
— Тынычланыгыз.... — Рөстәмнең кулларынан ычкынырга тырышкан табиб шәфкать туташына үзләре белгәнчә ымлап, тынычландыручы укол ясарга кушты.
Бераздан Рөстәм азрак һушына килде, табибны чагыштырмача тынычлык белән тыңларлык булды.
— Ышаныгыз, без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Кайвакыт мондый очракта операциядән соң пациентны авыртулар тоймасын өчен медикаментоз комага да кертәбез. Ләкин хатыныгыз белән хәл икенчерәк булып чыкты... Кайгырмагыз ул кадәр, аппаратлар яхшы, белгечләребез - үз һөнәренең остасы. Әйдәгез, яхшыга ышаныйк, язган булса, хатыныгыз бераздан комадан чыгар...
Ләкин Сания уянмады. Рөстәм көн саен дәваханә юлын тапады. Эшенә йөрмәс булды. Барысын да урынбасарына тапшырды.
— Уян, уян, кадерлем... — дип пышылдады ул Саниянең аппаратларга тоташтырылган гәүдәсе өстенә иелеп. Ләкин үзгәреш күзәтелмәде...
Беркөн өй алдында уйга чумып утырганда сарайдан килгән тавышларга сискәнеп китте Рөстәм. Шунда мәчеләр барлыгы исенә төште.
— Нәрсә, сезгә дә беттеме рәхәт көннәр? — дип кычкырып җибәрде ул, сарай ишеген ачып. Бичара хайваннар куркып, такта астына кереп качтылар.
Рөстәмнең уе аларны чыгарып томыру иде. Ләкин никтер мәчеләргә карагач, Саниянең ничек итеп алар янында кайнашуы исенә төште. Үзе дә сизмәстән үксеп елап җибәрде ир.
— Мин хәзер, — дип өйгә кереп китте һәм мәчеләргә азык алып чыкты.
Мырауҗаннар куркуларын онытып, йөгереп килеп ашарга тотынды.
— Ничә көн ач тордыгыз соң сез? — дип сөйләнде Рөстәм аларга карап.
Бераздан, ашап туйгач, мәчеләр сәерсенеп кенә Рөстәмгә карап торды. Бала мәче кыюрак булып чыкты, ул акрын гына килеп, Рөстәмне иснәп карады. Ана мәче дә якынлашты.
— Ярар, — диде Рөстәм. — Яшәгез. Саниям хакына. Ул кайткач, сезне юксыныр бит... — Нәни мәче өстенә ирнең күз яшьләре тамды...
Рөстәм көн саен мәчеләрне ашата, алар янына кереп утырып сөйләшә башлады. Йөнтәс җан ияләре аңа тиз ияләнеп китте. Аякларына килеп сырпаланды.
Беркөнне Рөстәм үзе дә гаҗәпләнерлек бер эш эшләде. Ул мәчеләрне өйгә алып керде.
— Сания кайткач шатлансын әле, — диде ул аклангандай итеп. — Ләкин кайчан кайтыр икән ул... Менә инде комада ятуына бер ай була...
Рөстәм көн саен кичләрен интернеттан төрле мәгълүмат эзләп үткәрде. Комадагы кешеләргә ярдәм турында. Ул инде анда язылганча Сания белән көн саен сөйләшә, чәчләреннән сыйпый, үбә, кызыклы вакыйгаларны исенә төшерә, ләкин хатыны селкенми дә.
Бүген мәчеләргә карап торгач, үзе дә сизмәстән, компьютерда мәчеләр турында мәгълүматлар табып, укый башлады. Шунда аның күзе “фелинотерапия” дигән сүзгә төште. Ир кинәт сикереп торды да, мәчеләрен тартмага салып, машинасы янына ашыкты.
— Кая барасыз, анда мәчеләр белән ярамый, ярамый! — дип кычкырды шәфкать туташы Рөстәмнең юлына чыгып. Ләкин ир аны этеп кенә куйды.
Палатага килеп кергәч тә тартмадагы мәчеләрне иреккә чыгарды Рөстәм. Ана мәче ике дә уйламастан Саниянең өстенә сикереп менде. Аның артыннан баласы да. Мәчеләр хатынны исни, битләрен ялый башладылар. Бераздан ана мәче җайлап кына Саниянең нәкъ йөрәк турысына ятты.
— Доктор, туктатыгыз аны! — дип кычкырды үзе белән табибны ияртеп килгән шәфкать туташы.
— Туктагыз... — дип кулыннан алды авыру янына омтылган шәфкать туташын табиб. — Тимәгез аларга...
— Ничек инде?..
Шунда көтелмәгән хәл булды. Саниягә тоташтырылган аппаратлар пипелдәргә тотынды, ә хатын ютәлләгәндәй тавышлар чыгара башлады һәм... күзләрен ачты.
— Бу ни бу? — дип пышылдады шәфкать туташы.
— Безнең пациентка үзе сулыш ала башлады, — дип елмайды табиб. — Һушына килде.
— Бу бит могҗиза, могҗиза... — дип кабатлады шәфкать туташы.
— Бәлки могҗизадыр... Ә бәлки уянырга вакыты җиткәндер, - дип сөйләнде табиб, акрын гына Саниядән кайбер аппаратларны алып һәм мәчеләре белән хатынын кочаклап үксегән ирнең аркасыннан кагып...
Ләйсән Якупова.
Фото: Ләйсән Якупова.
Читайте нас