Юлларда сак булырга кирәк тә бит...
Әбҗәлил районында үлем очрагы теркәлгән. Аскар - Хәлил юлының 3нче километрында автомобиль юл читенә чыгып очкан.
«Дэу Нексия» әйләнгән. 21 яшьлек шофер идарәне тота алмагандыр, мөгаен. Ул һәм аның ике пассажиры, 24 һәм 40 яшьлек ир-егетләр, шул урында һәлак булган.
Тәүлек эчендә республикада юл-транспорт вакыйгаларында 5 кеше һәлак булган һәм җидесе зыян күргән. ЮХХДИ хезмәткәрләре 65 исерек шоферны тоткарлаган.