+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 Мая 2021, 15:45

Фенны, чәйнүкне һәм мичне чыгарып ташлаган...

Бер ир табиб Александр Мясниковны судка бирергә җыена.

Бер ир табиб Александр Мясниковны судка бирергә җыена.
"Россия 1" телеканалы эфирында табиб Мясников көнкүреш приборларының сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләгән иде. Табиб искә төшергәнчә, элек микродулкыннардан зарарлы нурланыш килгән, әмма хәзер бу дөреслеккә туры килми.
Медик билгеләп үткәнчә, хәзер электр чәйнүгенең суга йогынты ясау-ясамавын төгәл әйтеп булмый. Аның фикеренчә, бу киләчәктә фән үсеше белән ачыкланырга мөмкин.
Шулай ук ул фенның күкрәкнең яман шешенә йогынтысын кире какты. Гариза бирүче раслаганча, шушы тапшырудан соң, аның әбисе көнкүреш техникасын ташларга булган.
"Бу атнада өйгә кайтсам, әбием фенны, электр чәйнүген һәм микроволновканы чыгарып ташлаган", - ди ир. Калуга өлкәсендә яшәүче бу кеше әлеге вакыйганы "безобразие" дип атады.
"Телефон мошенникларыннан арынырга да өлгермәдек, һәм монда үзәк телевидениедә алдыйлар", — дип ачулана ул.
Портал ирнең адвокатына сылтама белән билгеләп үткәнчә, дәгъваны канәгатьләндерә алалар.
Фото: РИА Новости
Читайте нас