Мәскәүдән Уфага килгән ир терминалдан чыккан да гаип булган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлеге хәбәрсез югалган 58 яшьлек Калачев Олег Павловны эзли. Ир 31 мартта Мәскәүдән Уфа аэропортына килеп җитү белән юкка чыккан, - дип хәбәр итә Башкортстан полициясе.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ир төс-башка 55-60 яшьлек булып күренә, буе 176 сантиметр тәшкил итә, кыска, чал чәчле, кара күзле. Уфалы соры куртка, джинсы һәм көрән ботинкалар кигән булган.
Инсульт кичергәннән соң сөйләмендә проблемалар бар.
Полиция хезмәткәрләре аның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрне Уфа районы буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорый.