+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Май 2021, 10:20

Армиягә сау-сәламәт киткән иде...

Солдатның туганнары компенсация таләп итә.

Солдатның туганнары компенсация таләп итә.
5 майда Уфа районы суды хәрби хезмәттә вафат булган 20 яшьлек солдат Илдар Сираҗевның туганнарының Русия Оборона министрлыгына каршы шикатен карый башлады. Тыныч вакытта хәрби хезмәттә үлгән солдат гаиләсе министрлыктан компенсация буларак өч миллион сум таләп итә.
Башкортостаннан армиягә чакырылган Илдар Сираҗев 2019 елның 24 июлендә Свердловск шәһәрендәге хәрби күнегүләр мәйданында ток сугудан һәлак булды.
Ул гаиләдә туендыручы бердәнбер кеше иде. Аның әти-әнисе лаеклы ялда, әтисе дә, сеңлесен дә инвалид. Аны югалту гаиләгә рухи, матди зыян салды дип саный Сираҗевлар.
Судта гаиләдә бердәнбер туендыручыны югалтудан алынган әхлакый зыянны каплату гаризасы карала башлаган. Алар китерелгән зыян өчен гаиләдәге һәр кешегә берәр миллион сум түләнүен таләп итә.
Суд 4 июньдә дәвам итәчәк.
Фото: Идел Реалии
Читайте нас