+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Май 2021, 10:30

Биредә сәер тавышлар ишетелә, диләр...

Кайберәүләр биредә ниндидер күләгәләр дә күрә...

Кайберәүләр биредә ниндидер күләгәләр дә күрә...
Республикада сәяхәт итәргә яратучыларны тагын бер кызыклы урын белән таныштырасыбыз килә. Нуриман районында урнашкан тагын бер серле һәм мистик истәлекле урын - Чандар авылы.
Әле берничә дистә ел элек кенә ул иң гади авыл иде, ләкин 1999 елда Уфа профессоры Чувыров монда археологик казынулар үткәрү барышында биредә борынгы плитә тапкан. Борынгы гына түгел, аны 50 миллион еллар элек билгесез, әмма югары үсешкә ирешкән цивилизация вәкилләре (чит планета булуы да ихтимал, ләкин бу инде фантастика өлкәсеннән) төзегән, ди...
Плитә үзе - рельефлы карта, анда Уфа калкулыгыннан Салават шәһәре урнашкан ноктага кадәр урын сурәтләнгән. Сүз уңаеннан, карта шул дәрәҗәдә төгәл эшләнгән ки, анда хәтта елга юллары да сурәтләнгән. Ә кайберәүләр, авыл тирәсендәге бу урын ниндидер сер саклый, дип раслый. Монда еш кына сәер тавышлар, авазлар ишетелә, кайберәүләр күләгәләр, ялангач гәүдәләр, һавада югала торган фигуралар күрәләр икән...
Кыскасы, үзегез килеп күрегез! Фото: multillisting.su
Читайте нас