Республикада һәр сигезенче абортны беренчегә йөккә узган хатын-кыз ясый.
Шушы көннәрдә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында соңгы елларда республикада абортлар буенча статистиканы бастырдылар.
Документтан күренгәнчә, йөклелекне өзү саны елдан-ел кими, әмма саннар элеккечә үк югары булып кала. 2019 елда гына да төбәктә 14865 аборт ясалган, бу, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 298 очракка (яки 2 процентка) кимрәк.
Шул ук вакытта аналитиклар билгеләп үткәнчә, бала табу яшендәге һәр мең хатын-кызга йөклелекне өзүнең 16 очрагы туры килә.
Республикада яшәүче 1163 хатын-кыз беренче тапкыр балага узгач та аннан котылырга карар кылган. Бу абортларның гомум саныннан 7,8 процент тәшкил итә, шул рәвешле Башкортстанда һәр сигезенче абортны беренче тапкыр йөккә узган хатын-кыз ясый.