+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Май 2021, 10:20

Күрше күршенең җанын кыйган

Бу хәл Дүртөйледә булган.

Бу хәл Дүртөйледә булган.

42 яшьлек Дүртөйле кешесе май бәйрәмнәрендә 54 яшьлек күршесен үтергән. Җинаять кылгач, ул эзләрен юарга омтыла, тик хокук сакчылары аны таба. Җинаятьчегә карата Җинаять кодексының 105 мәддәсе (Кеше үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 3 май төнендә шикләнелүче һәм аның корбаны соңгысының өендә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Алар арасында ызгыш була, шулвакыт кунак, пычак алып, башта иптәшенең аягына, аннары күкрәгенә чәнчә.

Бәхетсез шунда ук үлгән, ә җинаятьче, кан эзләрен юып, ишекне бикли һәм җинаять урыныннан кача. Зыян күрүченең гәүдәсен икенче көнне килгән апасы таба.

Тикшерүчеләр танышларыннан, күршеләреннән, якыннарыннан сораша, телефон шалтыратуларын һәм видеокүзәтү камераларын карый. Нәтиҗәдә, мәрхүмнең ике танышы үтерүгә бер көн кала аны 42 яшьлек күршесе белән күрүе хакында сөйли.

- Яшәү урыны буенча үткәрелгән тентү барышында шикләнелүчедән аның киеме алынган, анда зыян күрүченең кан эзләре табылган, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Хәзер ул тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән һәм гаеп белдерелгән. Әмма ул әлегә үз гаебен танымаган.

Фото: кп.ру
Читайте нас