Бер хатын "Вконтакте" социаль челтәрендә, чит илгә ялга баргач, үзенең мәхәббәтен табуы турында язма бастырган. Кызганычка каршы, бу мәхәббәт тарихы ике атна гына дәвам иткән...
Бу хакта хатын язмасын "Серләшик" төркемендә язып калдырган.
"Төркиягә ял юлламасын ярты ел алдан алып куйган идем. Бу көнне түземсезлек белән көттем. Дус кызларым: "Чит илгә берүзең генә барырга да курыкмыйсың икән", дип озатып калды. Ә нигә мин куркырга тиеш? Ялга барам бит, сугышка түгел.
Төркиягә килеп җиткән көнне үк иң матур күлмәгемне киеп пляжга киттем. Бер ашханәгә кереп утыргач, яныма бер ир килде. Таныштык, аралаша башладык. Ул мине отельгә кадәр озатып куйды. Шуңардан соң йоклый да алмадым. Ниһаять, мәхәббәтемне таптым, дип уйладым. Икенче көнне дә күрештек. Ул Төркиягә эш буенча килүен әйтте.
Шул көннән бергә яши башладык, бөтен ялны бергә үткәрдек. Соңгы көнне ул мине ресторанга чакырды. Анда: "Сиңа өйләнәм", дип вәгъдә биргән иде.
Уфага кайтып җиттек. Таралыштык. Кайтуым белән аңа шалтыратам, телефоны "недоступен". Язып карыйм, җавап юк. Ике атна үтте. Аңардан бернинди хәбәр юк. Кайгыра башладым. Полициядә эшләгән дус кызыма мөрәҗәгать иттем, аның турында нинди дә булса мәгълүмат белешергә куштым. Арытаба аның гаиләле булуы ачыкланды. Хәзер ни эшләргә дә белмим инде. Ялдан кайтуыбызга инде өч ай үтте. Дус кызларым, хатынына барып, ялда булган хәлләрне сөйләп бир, ди. Ә сез нинди киңәш бирер идегез?", - язган ул.
Фото: freepik.com сайтыннан/