+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Май 2021, 14:55

"Ун ел көткән балалары иде...."

Казан гимназиясендә һәлак булган кыз турында туганнары шулай ди.

Казан гимназиясендә һәлак булган кыз турында туганнары шулай ди.
Казандагы фаҗига кайгы алып килгән гаиләләрнең берсе белән “Ватаным Татарстан" хәбәрчесе аралашкан.
Шушы фаҗигадә һәлак булган 15 яшьлек кызның әнисенең апасы менә ниләр сөйләгән:
“Ул аларның кадерле балалары иде. Бергә ун елдан артык яшәгәч, 32 яшендә тапты бит ул аны. Бала тапкач эшләмәде, ире, кызыбызны тәрбиялә, диде. Ул балага 15 яшь кенә бит әле. Әнисе шулкадәр саклады аны, физкультура дәресләре урамда булганда килеп карап тора иде. Отличница, акыллы бала...
Ялларда бергә булдылар, бүген… Мин - бу баланың әнисенең апасы. Без барыбыз да бер тирәдәрәк яшибез. Кызым, энем белән бергә килдек. Балык Бистәсенең Иске Арыш авылыннан без. Кияү - Арчадан.
Башта балакайны таба алмый интектек. Дәваханәгә бардык, исемлектә юк, аннары гына белдек. Җыелышып, алып чыкканнарын көтәбез. Атасына гына булса да алып кертеп күрсәтсеннәр иде дә бит… Хәер, анда чыдамас иде...”

Фото: "Ватаным Татарстан"
Читайте нас