Рәшит Ишморатов өчен тыныч тормыш 1950 елда гына башлана.
Узган елның гыйнварында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районына эш сәфәре барышында Шәбагыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ишморатовның хәлен белеште. Республика җитәкчесе аны якынлашып килгән Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Радий Фәрит улы ветеранга телевизор бүләк итте, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
“93 яшьтә булуына карамастан, ул көч-гайрәтен югалтмаган. Авыр сынаулар үтсә дә, рух ныклыгын саклап калган, безгә, яшьләргә караганда да тормышны ныграк ярата, язмышына рәхмәтле, – дип язды Радий Хәбиров ветеран белән очрашканнан соң социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Рәшит Әхмәдулла улы республикадагы хәл-вакыйгалар белән кызыксына, яңалыкларның бер генә чыгарылышын да калдырмый икән. Аның яныннан көч-куәт алып, оптимизм белән чыктым. Шушындый шәхесләр алдында ихтирам белән баш иям!”
Рәшит Ишморатов 1926 елның 30 декабрендә Аллагуват авылында туган. 1928 елда аларның гаиләсе Шәбагыш авылына күченеп килә. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер егет яланда эшләгән игенчеләргә су ташый, аннары тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Әнә шулай авыр хезмәттә чыныгып үсә. 1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алынганда аңа 17 яшь тә тулмаган була. Бу вакытта Стәрлетамак шәһәрендә хәрби эшелон төзелә. Поезд декабрьдә Ворошилов (хәзерге Уссурийск) шәһәренә барып җитә. 258нче пехота дивизиясенең 405нче укчы полкында хезмәте башлана. Ерак Көнчыгышта аның белән бик күп Башкортстан егетләре хәрби чыныгу үтә. Ул тәүдә укчы була, аннары легендар “Максим” пулеметы расчетында хезмәт итә. 1945 елның маенда Уссурийск шәһәреннән 30 чакрым ераклыктагы лагерьда күнекмәләр үтә башлый. Августта Советлар Союзы Япониягә каршы сугыш игълан итә. Рәшит Ишморатов хезмәт иткән хәрби часть боерык буенча чик буена якынлаша һәм озакламый һөҗүмгә күчә.
Рәшит Әхмәдулла улы, Кытай аша үтеп, яу юллары буйлап Кореяга җәяүләп барып җитә. Япон самурайларын тар-мар итү белән 38нче параллель буенча чикләү сызыгы булдырыла, чик буе гаскәрләре монда заставалар кора. Кореяда Рәшит абый 1949 елның декабренә кадәр хезмәт итә. Аннары ул хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә.
Бөек Җиңү солдаты 1950 елның маенда гына туган авылына әйләнеп кайта. Өйдә аны әнисе һәм туганнары каршылый. Кызыл Армия сафларына бер гаиләдән өч кеше алына. Сугышка кадәр укытучы булып эшләгән үги әтисе Шәйхелислам Бәширов Ленинград янында хәбәрсез югала. Танкист булып яуга кергән Хәйрулла абыйсы Курск дугасында барган алышта батырларча һәлак була.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ишморатов гомере буе хуҗалыкта механизатор булып хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та җиде ел тракторда йөри. “Өйрәнгән эш бит, өйдә нишләп ятыйм инде”, – ди ул. Аның хезмәт стажы – 54 ел. Хатыны Мөнәзәһә апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит Әхмәдулла улы төрле елларда “Японияне җиңгән өчен”, “Кореяны азат иткән өчен” медальләре, “Отличник-пулеметчы” билгесе белән бүләкләнгән. Ветеранның бүген иң зур теләге: “Туган илебез имин һәм тыныч булсын! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз без күргәнне күрмәсен. Аллаһы Тәгалә аларга тыныч тормыш бирсен”!
Илшат НӘҖМИЕВ.
Куергазы районы,
Шәбагыш авылы.