+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 Май 2021, 05:15

14 яше туларга гына тиеш булган...

Балаларны хәтәр адымга барырга ниләр мәҗбүр итә?

Балаларны хәтәр адымга барырга ниләр мәҗбүр итә?

Узган кич Стәрлетамактагы бер йорт ихатасында 13 яшьлек Каринаның мәете табылган. Аның шушы йорттан килеп төшүе ачыкланган.

Кызның биредән ерак түгел генә мәктәптә укыганлыгы билгеле. Шаһитлар сүзләре буенча, күптән түгел ул егете белән аерылышкан. Үсмер әбисе белән яшәгән, чөнки әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Аңа берничә көннән 14 яшь туласы иде...

Социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, Карина шактый аралашучан кеше булган: даими рәвештә туры эфирларга чыккан, абунәчеләр белән аралашкан һәм шаярткан. Үлеменә бер сәгать кала кыз кәефсез фотосын бастырган.

Хәзер хокук сакчылары бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: башньюс
Читайте нас