Кичә Уфа янында бер ир батып үлгән.
Башкортстан башкаласында рәсми рәвештә су коену сезоны ачылмаган әле, ә белгечләр инде икенче корбанны теркәгән. 16 май көнне Романовка бистәсе янында Агыйделдә 46 яшьлек ир батып үлгән.
Шәһәр гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше яр буенда ял иткән була. Икесе елганы йөзеп чыгу мәсьәләсендә бәхәсләшә.
"Иптәшләренең моны эшләмәскә үгетләүләренә карамастан, алар үз карарын үзгәртмәгән. Йөзгән вакытта бер ир су астына киткән», - диләр идарәдә булган хәлләр турында.
Якшәмбе кичендә алынган мәгълүматларга караганда, водолазлар батып үлгән кешенең гәүдәсен табалмаган әле.
Фото: башинформ