+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Май 2021, 14:35

Үсмернең үлеменә кем гаепле?

Аңа 14 кенә яшь булган.

Аңа 14 кенә яшь булган.
Бүген көндез Уфада 14 яшьлек үсмер биеклектән егылып һәлак булган.
Бу хәл Комсомол урамында булган. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет 13нче каттан егылып төшкән. Асфальтка килеп төшеп, ул шул урында вафат була.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм бригадасы балигъ булмаганның үлемен теркәгән.
Хәзер бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү-оператив төркем эшли.
Фото: кп.ру
Читайте нас