+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Май 2021, 05:35

Алты метр тирәнлектә табылган...

Иптәше белән бәхәскә кереп, сулыкны йөзеп чыгарга ниятләгән ирнең гомере аянычлы тәмамланган.

Иптәше белән бәхәскә кереп, сулыкны йөзеп чыгарга ниятләгән ирнең гомере аянычлы тәмамланган.
Без бу хакта язган идек.

Кичә Уфаның Дим районы Романовка поселогында коткаручылар Агыйделдә батып үлгән 47 яшьлек ирнең мәетен тапкан.

Уфалы, иптәше белән бәхәскә кереп, сулыкны йөзеп чыгарга булган. Аның гәүдәсен бер тәүлек диярлек эзләделәр.

Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, водолазлар батучыны 6 метр тирәнлектә һәм ярдан 100 метр ераклыкта тапкан.

Коткаручылар чираттагы тапкыр, көннәр нык эссе булуга карамастан, су коену сезонын ачарга иртәрәк әле, дип искәртә. Пляжлар җиһазландырылмаган, су әле җылынмаган.

26 апрельдә үк югалган 34 яшьлек Павел Фионинның да гәүдәсе суда табылган.

Фото: Влад КОМЯКОВ
Читайте нас