+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Май 2021, 13:55

Галәвиевның иярчене табылган

Ул бер мәктәпкә мина куелуы турында хәбәр иткән.

Ул бер мәктәпкә мина куелуы турында хәбәр иткән.
Казанда 67нче мәктәпне «Галәвиевның иярчене»ннән аноним хат алу сәбәпле эвакуацияләгәннәр.
Учреждение почтасына Артем исемле егетттән аноним хат килгән, ул үзен Илназ Галәвиев ярдәмчесе дип атаган. "Кабат эвакуация, бу юлы 67нче мәктәптә. Балаларны 13нче мәктәптә урнаштырганнар. Урында махсус хезмәтләр, шул исәптән МЧС һәм кинологлар эшли", — дип расладылар Татарстан башкаласы мэриясендә эвакуацияне. 292 укучы һәм 24 укытучы урамга чыгарылган.
Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләргә мина куелу турында ялган хәбәрләрне оператив рәвештә тикшерергә чакыра. «Әлеге вакыйгалар фонында, янәсе, шартлаткыч җайланмалар турында фейклар таратучылар, кешеләрне куркытучылар бар", - ди Метшин.
Искәртеп узабыз, хулиганлык ниятеннән кылынган террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр тарату 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, яки ике елдан өч елга кадәр мәҗбүри эшләр белән җәзалана. Социаль объектлар белән бәйле очракта: штраф суммасы — 700 мең сумга, ә мәҗбүри эш вакыты 3-5 елга кадәр арта.
Фото: Максим Богодвид / РИА Новости
Читайте нас