Сахараның бер территориясендә гадәти булмаган ярымкүчмә кабиләләр яши. Бу кешеләр Ислам диненә буйсына, әмма аларда хатын-кызлар барлык хуҗалык белән дә идарә итә.
Ике миллионлы бу күчмә халык бик күп үзенчәлеккә ия. Гаҗәеп халык бөтен чүлне белә һәм мең еллар буена аның шартларында бик яхшы яши. Аларның төп хәзинәсе - йорт хайваннары. Шул ук вакытта дөяләр һәм сарыклар асраучы кабиләләрдәге сату-алу эшен хатын-кыз хәл итә. Ягъни туарегларның бөтен матди җаваплылыгы хатын-кызга бәйле. Өйләнмәгән ир-егетләрнең үз милке юк. Ә аерылышканда хатын балаларга гына хокукын саклап калмый, тупланган барлык милек тә аныкына гына була.
Башка Африка кабиләләре янында туареглар үзләренең кыюлыгы белән бик нык аерылып тора, бигрәк тә бу хатын-кызларга кагыла. Алар биредә хәтта кияүгә чыкканчы ук ирекле шәхси тормыш алып бара ала. Төп кагыйдә булып бер генә нәрсә санала: ир-егетләр алар янына кич белән караңгыда килеп, таң атканчы китәргә тиеш. Туарегларның хатын-кызлары пәрәнҗә дә кими. Анда ул, киресенчә, ир-егетләрнең киеме булып санала...
Туареглар әниләре ягыннан булган туганнары белән генә бәйләнештә була. Биредә яшәүче ир-егет бер тапкыр гына өйләнергә хокуклы.