Октябрьскийда яшүче Регинадан да бәхетле кеше юк бүген.
Ул популяр инста-блогер Валерия Чекалинадан өч миллион сумлык «Мерседес» машинасы откан. Үз призын ул кичә Мәскәүдә алган.
Мартта Регина төгәл бер ай барган зифалык марафонында җиңде, ул артык килограммнардан арынды, гәүдәсен сылулатты һәм төп призны – кыйммәтле машинаны алды. Хатын 30 меңгә якын көндәшен узып киткән, ә чит ил машинасы аның төп мотивациясе булган.
Кыз бала тапканнан соң ул артык авырлык җыйган булган. Регинаның ире аңа марафон башыннан ук ышануын билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз: узган елның ноябрендә шундый ук «Мерседес»ны Уфа кызы Лиана Бакирова отты. Ул да шул ук блогерның зифалык марафонында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Фото: кп.ру