18 майда Октябрьский шәһәрендә фаҗига булган.
Островский урамында автомобиль көпчәкләре астына сигез яшьлек кыз эләккән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бала уңга-сулга карамыйча, юлга кинәт килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз шәһәр дәваханәсенең реанимация бүлегенә урнаштырылган. Хәле авыр дип бәяләнә.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен ешрак кабатлап торырга кирәк тә соң...
Фото: Башинформ