Башкортстанда хәбәрсез югалган 15 яшьлек кызны тапканнар.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Дуван районының Мәсәгуть авылында яшәүче кыз табылган, аның белән барысы да тәртиптә.
Үсмерне... Уфаның сәүдә комплексында тапканнар. Башкалага кыз юлда үткенче машиналарга утырып килеп җиткән. «Планета» сәүдә үзәгендә йөргәндә аны полицейскийлар күреп калуы турында мәгълүмат бар.
Исегезгә төшерәбез, укучы 18 май көнне өйдән чыгып киткән һәм югалган иде. Аны эзләүдә полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм урындагы халык катнашты.