Урманга ялгыз йөрмәгез, эчкә кермәгез...
Шушы елның 1 маеннан 20 маена кадәр Башкортстанда 17 граждан адашкан, 112 системасы чакыруларын эшкәртү республика үзәгенә ярдәм сорап 15 мөрәҗәгать килгән. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты шундый статистика тәкъдим итте.
Бәхеткә, бу югалучыларның барысы да табылган. Әйтик, 16 май көнне Зианчура районында Тазлар авылы янында 72 яшьлек хатын тауларда юкка чыккан. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре эзләп таба.
11 май көнне Стәрлетамак районының Казадаевка авылында урманда 2012 елда туган баланың югалуы турында хәбәр килә. Тәүлекнең караңгы вакытына карамастан, малай үзе юлга чыга ала. Анда аны узгынчылар табып, якындагы полиция бүлегенә илтәләр.
Дәүләт комитеты урманга ялгыз гына бармаска һәм нык эчкә кермәскә тәкъдим итә. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта «112» телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Диспетчерларга кәрәзле элемтә сигналы булмаганда, шулай ук тискәре баланс вакытында да шалтыратырга мөмкин.
Фото: башинформ