Уфада юл асты кичүенә төшкәндә ана баласының коляскасын тотып кала алмаган.
«Аграр университет» тукталышында җир асты кичүенә төшәргә омтылу Регина Сафронова һәм аның улы Эльдар өчен фаҗига белән генә тәмамлана язган. Уңайсыз баскычта хатын 30 килограмм авырлыктагы улын һәм ул утырган авыр креслоны тота алмый һәм түбәнгә килеп төшә.
- Бала җәрәхәтләнмәде. Аның балалар рюкзагы бар иде. Ул башы белән баскычка егылды, әмма шушы рюкзакка бәрелде. Ә мин аның өстенә төштем. Менә шундый яралар алдым, йөри алмадым, бик авыр булды. Ашыгыч ярдәм чакырттым, - ди ана.
Медиклар бригадасы зыян күрүчеләрне 21нче шәһәр дәваханәсенә алып киткән. Хатынны һәм баласын травматолог караган. Башын төшергәннән соң Регина Сафроновага баш мие селкенү диагнозын куйганнар.
Ул тиешле хезмәтләрне судка бирергә җыена.