+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Май 2021, 11:10

Автомобиль откан иде дә...

Уфа кешесе салымын түләмәгән өчен лотереяга откан автомобиленнән колак кагачак.

Уфа кешесе салымын түләмәгән өчен лотереяга откан автомобиленнән колак кагачак.

Бурыч суммасы 200 мең сумнан артык.

Сәүдә челтәрләренең берсендә сатып алучылар өчен автомобиль уйнатылды. Яңа «Фольксваген»ның бәхетле хуҗасы уфалыларның берсе булып чыкты, әмма, транспортны алгач, ул, законда каралганча, отыштан салым түләүгә каршы килә.

Моннан тыш, автомобиль хуҗасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 22,5 мең сум штраф «туплаган» һәм аларны түләмәгән.

Суд приставлары чит ил машинасын кулга алган. Бурычлары якын арада түләнмәсә, машинаны сатуга куячаклар.

Моннан тыш, бу кешегә бурыч суммасының 7 проценты күләмендә башкару җыемын түләргә туры киләчәк.

Фото: мк.ру
Читайте нас