+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Май 2021, 11:55

Элекке хатынына үч итеп

Машинаның ни гаебе булгандыр...

Машинаның ни гаебе булгандыр...

Уфаның Киров районында Аврора урамы буенча 11/2 санлы йорт янында бер ир чит ил машинасын кыйраткан. Бу хәлне домофон камерасы төшереп алган, видеоны Telegram-«БашДТП» каналында урнаштырганнар.

Язмада ирнең таяк белән коралланып подъезддан чыгуы һәм аның белән ак машинаны кыйрата башлавы күренә: башта көзгеләрен вата, аннары бөтен пыялаларын коеп төшерә.

Әле бу автомобиль шул урында тора, ә менә ирнең эше белән полиция шөгыльләнә.


«Конфликт элекке ир белән хатын арасында көнчеллек нигезендә килеп чыккан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: башинформ
Читайте нас