+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Май 2021, 04:40

Юлда утырган булганмы?

Балакатай районында төн уртасында фаҗига булган.

Балакатай районында төн уртасында фаҗига булган.

Республика буенча ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Олы Устьикин - Яңа Балакатай автоюлының 62нче чакрымында Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче 61 яшьлек кеше «Renault Duster» руле артында 32 яшьлек кызны бәрдергән.

Яшь хатын ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була.

Машина йөртүче юл полициясе хезмәткәрләренә һәлак булучының машина юлында утыруы турында белдергән.

Әлеге факт буенча тикшерү башланды.

Фото: ЮХХДИ идарәсе
Читайте нас