Уфаның Калинин районы суды 20 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.
Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр июльдә иртә белән таныклыгы булмаган берәү исерек килеш Максимовка поселогында «Хонда» маркалы мотоцикл руле артында барган.
Юлда ул идарәне югалткан һәм юл аша чыгып баручы бер хатынны бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шул ук көнне үлгән. Аның тәрбиясендә балигъ булмаган өч бала булган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.