+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Май 2021, 07:35

Хәле бетә, төпкә китә...

23 май көнне Карьерное күлендә фаҗига була язган.

23 май көнне Карьерное күлендә фаҗига була язган.

42 яшьлек хатын су коенырга булган һәм ярдан бик еракка йөзеп киткән. Бераздан аның хәле бетә һәм ул бата башлый. Бәхеткә, ярда шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары кизү торган була. Алар, ярдәмгә килеп, хатынны ярга чыгарган.

Хатынның исерек булуы ихтимал.

Бәхеткә, бу юлы барысы да яхшы тәмамлана: хатын хәтта медицина ярдәменә дә мохтаҗ булмый. Әмма Уфа коткаручылары, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мотлак үтәргә кирәк, дип искәртә. Рәсми рәвештә су коену сезоны әле башланмаган.

- Яр буе зоналарындагы бер урын да санкцияләнмәгән һәм гомер өчен куркыныч тудыра, - ди алар.

Ел башыннан Башкортстанда 23 кеше, шул исәптән 1 бала, батып үлгән. Коткаручылар сулыклар буйлап рейдларга чыга, алар барышында ял итүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә, аларга хәвефсезлек кагыйдәләре турында белешмәләр тарата. Бу эш су янында ял иткән вакытта бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итә.

Фото: ufa112.ru
Читайте нас