Уфаның Сипайлово бистәсендә фаҗига булган.
Бикбай урамы буенча 19/1 санлы йортның икенче каты тәрәзәсеннән ике яшьлек малай егылып төшкән. Гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу урынга килгән коткаручылар 2019 елда туган баланың үз өендә тәрәзә төбендә уйнавын һәм күпмедер вакыттан соң, москит сеткасына сөялеп, урамга килеп төшүен ачыклаган.
Малайның әнисе бу вакытта башка бүлмәдә булган. Бәхеткә, сабый исән калган һәм якындагы дәваханәгә озатылган.
Москит сеткаларының куркыныч янавы турында бик күп сөйләнелә дә, языла да. Кайбер әниләр әллә ишетми, әллә балаларының язмышына битараф...