21 майда җиңел авиация буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Максим Семенов фаҗигале рәвештә һәлак булды.
42 яшьлек Максим һәм аның хатыны коточкыч авариягә тарыганнар.
Гаилә Караидел районында карда һәм сазлыкта йөри торган техникада хәрәкәт иткән булган. Көтмәгәндә машина трассадан чыгып очкан. Ул әйләнеп барып төшкән, салонда булган кешеләр авыр җәрәхәтләр алган, ә Максим Семенов шул урында һәлак булган.
Әлфия һәм Максим Семеновлар өч ел рәттән җиңел авиация буенча дөнья чемпионнары булды.
Мәрхүмнең кечкенә ике баласы калган.
Фото: gibdd102.ru