Уфада 35 яшьлек хатынның үлеменә кем гаепле?
Аның гәүдәсен күпкатлы йорт янында тапканнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатынның үлеме криминаль характерда түгел. Үткәрелгән суд-медицина экспертизасы Юлиянең үлгән көнне наркотик матдәләр йогынтысында булуын күрсәткән.
Аның наркотикларга бәйле проблемалары күптән булган. Озак вакытлар ул бәйлелек белән көрәшкән һәм махсус тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланган.
Якыннарына Юлия авыруын җиңеп чыккан кебек тоелса да, үләр алдыннан яңадан яман гадәтенә әйләнеп кайтты, диләр.