+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Май 2021, 06:50

16 елдан соң очрашу

Заманында бу фото бөтен илне тетрәндергән иде.

Заманында бу фото бөтен илне тетрәндергән иде.


Беслан фаҗигасендә спецназчы алты айлык кызчыкны коткарган иде.


16 яшьлек Алена Цкаева быел мәктәпне тәмамлый һәм ул үзенең чыгарылышына коткаручысы Эльбрус Гогичаевны чакыра.


Авырлыкларга карамастан, кыз үсеп, мәктәпне тәмамлаган. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул рәхмәтен белдерү өчен аны чакыра да инде. Алена Эльбрус белән чараның тантаналы өлешенә кадәр аралаша, ә аннары ир журналистлар белән аралашудан читләшергә омтылып, китә. Ул үзенә карата игътибарны һәм 16 ел элек булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләргә яратмый, дип яза "Российская газета".


Тик бу Эльбрус белән Аленаның бердәнбер очрашуы булмаган.


Теракттан соң ун ел узгач, ир 1 сентябрьдә тантаналы линейка вакытында кыз янына килә. Аннары спецназчы Алена янына ешрак килә башлый, кыз өчен ул мәңгегә "Эльбрус абый" булып кала. Ир һәрвакыт аның алдында җаваплылык тоя һәм хәтта үзен гаепле дә сизә (ул фаҗигадә 334 кеше һәлак булган).


Бу фаҗигадә Алена һәм аның өч яшьлек абыйсы генә коткарылды, ә беренче сыйныфка баручы апалары һәм әниләре террорчылар корбаны булды. Бу хакта белеп алгач, спецназчы хәтта кызны үзенә алырга тели, тик, бәхеткә, аның әтисе исән кала һәм тиз арада үз кызын таба.


Фото: Нелли Бетчер



Читайте нас