+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Мая 2021, 10:45

Бала коега килеп төшкән

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә гадәттән тыш хәл булган.

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә гадәттән тыш хәл булган.

Вострецов урамында урнашкан йорт артында дүрт яшьлек малай әнисе һәм сеңлесе белән йөргәндә коега килеп төшә. Аның капкачы тиешенчә беркетелмәгән булып чыга.

«Молодежная газета» хәбәр итүенчә, коты очкан малайны чыгарырга очраклы үтеп баручылар ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, сабыйны якындагы травмпунктка илтәләр, анда төрле имгәнүләр алуы теркәлгән.

Шулай ук ата-аналарга неврологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

Зыян күрүченең әнисе полициягә гариза язган.

Фото: Молодежная газета
Читайте нас