+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Мая 2021, 10:40

Кешегә бозым ясасаң...

Учалыда кеше ышанмаслык хәл булган.

Учалыда кеше ышанмаслык хәл булган.

Полициягә 69 яшьлек хатын килгән һәм күршесенең аны үтерергә маташканын белдергән.

Гаҗәпләнгән оперативникларга хатын заводта эшләүче 33 яшьлек машинист белән күптән тату булмавын, шуңа күрә аны сихерләргә карар кылуын сөйли. Тиздән яшь ир чыннан да авырый башлый, гаиләдә проблемалар барлыкка килә. Бозымны кем ясаганын һәм аңа каршы кем булуын белгәч, ул хатыннан үч алырга була: иртән иртүк өенә бәреп керә, башына тимер таяк белән суга, шуннан соң автомобильгә төртеп кертеп урманга алып чыга.

Хатын белән җентекле әңгәмә үткәргәч, ир күршесен кире алып кайта, ә тегесе туры полициягә юнәлә.

Зыян күрүченең баш сөяге җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән.

Ир гаебен таныган.

Фото: Светлана МАКОВЕЕВА.


Читайте нас