Уфада яшәүче 23 яшьлек булачак ана Мәскәүнең Внуково аэровокзалы янында кабахәт кулына ничек эләккән?
Ул көннәрдә Ленадан да бәхетле кеше булмагандыр. Әлбәттә, булмаган. Шушы җәйне медицина институтын тәмамлап, август башында ире янына Польшага китәргә җыена ул. 1971 елда кемгә тәтегән Польша кадәр Польшага бару? Башкала аэровокзалына килеп җиткәч, бәлки әле Мәскәүне дә карарга өлгереп булыр...
Лена яңа Соляникова фамилиясе (ире буенча) белән нибары 33 көн яшәп калган. Володя Польшада госпиталь җитәкчесе булып эшли. Ул Ленадан өлкәнрәк, аның апасы белән бергә мединститутта укый. Бер караштан кызга гашыйк була һәм берничә ел аның үсеп җитүен көтә. Ниһаять, туй гөрли. 1971 елның август башында Польшага ире янына очканда Лена инде мәхәббәт җимешләрен (соңрак судмедэкспертиза ачыклавынча, улларын) көткән була.
Мәскәүдә Внуково аэропортына килгәч, Лена иренә, каршы алуын үтенеп, телеграмма биргән, тик Польшага әлеге рейс белән килеп җитмәгән. Хафага төшкән Володя зур кыенлык белән Советлар Союзына очарга рөхсәт ала һәм тиздән Мәскәү моргларының берсендә сөйгәненең канга баткан, җимерелеп, киселеп беткән мәетен таба. Яшь хатынның кайчандыр гүзәллектән балкып торган йөзенә карарга да куркыныч була — күзләре чокып алынган, бөтен гәүдәсе пычак яраларында, элекке матурлыгыннан озын чәчләре генә калган...
Аның ботаклар һәм чүп-чар белән капланган мәетен, һәлак булганнан соң ике көн үткәч, аэровокзал янында табалар. Лена ул вакытка шәхесе ачыкланмаган җинаятьченең беренче корбаны түгел: Мәскәүдә дә, Союзның башка шәһәрләрендә дә, нигездә аэропорт һәм тимер юл вокзаллары янында шундый ук үтерешләр теркәлгән була. Кызганычка каршы, Лена соңрак оперативниклар һәм журналистлар Внуково маньягы дип атаган 19 яшьлек көчләүче һәм үтерүченең соңгы корбаны да булмаган. Бу хәшәрәт, шулай ук, СССР криминаль тарихында иң яшь маньяк дип танылган.
Аннан соң тагын ике җинаять кылгач һәм Лена Соляникова вафатыннан соң ике ай узгач, Мәскәүнең җинаятьчеләрне эзләү (МУР) хезмәткәрләре, ниһаять, Харьков вокзалында үтерелгән хатын-кызларның әйберләрен сатып торган явызны тоткарлый. Аның кесәсендә кечкенә генә “РСФСР Җинаять кодексы” брошюрасы һәм кылынган җинаятьләр турында белешмәләр теркәлгән кенәгәсе табыла.
Юрий Раевский һәрвакыт шаһитларны калдырмыйча ялгыз эш иткәнлектән, тотылмаячагына инанган булган. Тик ул ялгыша. Корбаннарның берсе — Марина Носиковская могҗиза белән исән кала. Аңа ул 1971 елның 17 июлендә үзенең туган Минеральные Воды шәһәрендә һөҗүм итә. Көчли, буа, кыйный, өстендә сикереп бик күп сөякләрен сындырып бетерә, азактан гәүдәсенә ут төртеп эз югалта. Бераздан кыз аңына килеп, юлга үрмәләп чыга һәм исән кала. Озак дәваланганнан соң, Марина, Мәскәүгә килеп, җинаятьче каршына баскач, Раевский шунда ук гаебен танып килү турында гариза яза, үтерү генә түгел, башка җинаятьләр — урлаулар, көчләүләр турында да сөйләп, үзенең көндәлеген укырга ярдәм итә. Дөрес, матур почерк белән ул түбәндәгеләрне язган: “Тикшерүче киңәше буенча мин гомеремне саклап калу өчен гаебемне таныйм. Мин әле социализм төзи алам, мин — яшь, көчем ташып торган кеше, төзәләчәкмен”.
Раевскийны ярты ел башкаланың Сербский исемендәге институтында тикшергәннәр, шуннан соң психиатрия галиме, академик Морозов нәтиҗә чыгарган: “Сәламәт. Акылы камил. Хөкем итегез”.
Маньяк өстеннән ябык суд була, анда һәлак булган биш кызның һәм башка зыян күрүчеләрнең якыннарын гына кертәләр, корбаннарны җинаятьченең көндәлеге буенча табалар. Алар бөтен Советлар Союзыннан килә. Бичараларның өлкән яшьтәге әти-әниләре, зыян күрүчеләр һәм шаһитлар 19 яшьлек адәм актыгының үз җинаятьләре турында тыныч кына сөйләвен тетрәнеп тыңлый.
...Лена Соляникова Раевскийның өченче корбаны була. 11 августта Мәскәү аэровокзалында билетын теркәп, рейсны көткәндә булачак яшь әни чемоданын саклык камерасында калдырган һәм скверда йөрергә чыккан. Көндезге сәгать дүрт. Кемнән куркырга?..
Чибәрлеге өстенә Лена яхшы киенә, бу көнне кулында алтын сәгать һәм ике йөзеге булган — Раевский сүзләренә караганда, корбан нәкъ менә шундый кеше булырга тиеш тә.
Ул аңа арттан һөҗүм итә һәм, муеныннан буып, урман посадкасына алып кереп китә. Көчли. Сумкасын актара башлаганда Лена, аңына килеп, сикереп тора. Һәм ерткыч аның күкрәгенә пычак кадый. Сөягенә эләгә. Шул вакыт Лена аңа зур зәңгәр күзләрен тутырып карый... Бәлки, җинаятьчене шушы куркыткандыр да, Раевский бу күзләрне чокып чыгара. Ә соңыннан үз-үзен белештерми пычак белән чәнечкәли (экспертлар хатынның тәнендә 14 пычак ярасы исәпләгән). Раевский, мәрхүмәне агач төбенә салып, өстенә ботаклар ташлый һәм аэровокзал ягына юнәлә. Квитанция буенча аның багажын ала һәм юкка чыга. Лена кан югалтудан үлә.
Раевский вак кабахәт җан булып чыга. Бу судта да күренә. Маньяк кылган җинаятьләренә аз гына да үкенми. Судья: “Эшләргә кирәк иде”, — дигәч: “Ишәкләр эшләсен. Ә мин җиңелрәк яшәргә карар иттем: кыл да кыбырдатмыйча ләззәт һәм акча алырга, урларга, көчләргә, кирәк икән, үтерергә. Минемчә, бу дөрес түгел — аларның (зыян күрүчеләрнең) бар нәрсәсе бар, ә минеке юк”.
Бераз соңрак ул горур рәвештә идеаллары һәрвакыт Адольф Гитлер һәм Отто Скорцени булды, дип белдерә. Внуково маньягының барлык җинаятьләре дә расланган. 1973 елның 26 февралендә Мәскәү шәһәр суды Раевскийны иң югары җәзага — атып үтерүгә хөкем иткән.
...Ә Уфаның Сергиев зиратында 23 яшьлек Лена Соляникованың кабере кешенең явызлыгына, кабәхәтлегенә сүзсез һәйкәл булып, бүген дә чәчәкләргә күмелеп утыра...