+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Май 2021, 14:15

Фатирны откан да, югалткан да

Җиңүче сәхнәгә өч минутта менәргә тиеш булган.

Җиңүче сәхнәгә өч минутта менәргә тиеш булган.

Байдарка һәм каноэларда йөзү буенча дөнья кубогы ярышларында лотереяга фатир уйнатканнар. Анда катнашырга теләгән кеше 500 сумлык сувенирлар сатып алырга тиеш булган.

Лотереяны Барнаулда уйнаталар, фатир күпбалалы анага — Наталья Бабашкинага чыга. Тагын бер шарт буенча җиңүче өч минут эчендә сәхнәгә менәргә тиеш. Әмма яңгыр ява башлый һәм балаларын яңгырдан саклар өчен әни кеше өенә кайтып китә.

«Миңа телефоннан шалтыраттылар һәм өч минут эчендә килеп җитәргә куштылар. Килеп җитә алмадым. Стадионда балалар белән яңгыр астында тору мөмкин түгел иде. Дүрт һәм алты яшьлек балаларны яңгыр астында тота алмадым», — дигән бу хатын.

Бу хатын сәхнәгә чыкмагач, башка билетны тартып чыгаралар һәм 26 яшьлек егет ота.

Наталья лотереяны уйнатучыларга дәгъва белдергән, чөнки аны уйнатканчы шәхсән шунда булырга кирәклекне әйтмәгән булганнар. Ул фатирны үзенә таләп итә. «Минем өч балама тиеш», — ди. « Мин моны гадел түгел дип саныйм», — ди ул.

Оешманың юристлары әйтүенчә, фатирны кайтарам дип судка мөрәҗәгать итүнең дә файдасы юк, чөнки лотереяның шартлары шундый булган.

Фото: ria new
Читайте нас