Әмма хәле бик авыр.
Салаваттан депутатның улы Герман Ханмурзин "BMW"да бәрдергән 17 яшьлек үсмер, ниһаять, комадан чыккан.
Бу хакта бүген зыян күргән кешенең апасы Кристина Арсланова сөйләде. Хәзер аны реанимациядән палатага күчергәннәр. Кыз, малайның тәненең уң өлеше парализацияләнгән, ди, ул чак кына сул кулын селкетә һәм «әйе, әлбәттә», дип кенә җавап бирә.
Шулай ук, кыз табибларның үсмер сәламәтлеге буенча әлегә бернинди фаразлар да бирмәвен искәртә. Бүген аның энесенең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән, ә хәле элеккечә үк авыр кала.
Исегезгә төшерәбез, һәлакәт 9 майда Җиңү көнен бәйрәм иткәннән соң төнлә булган. Җәяүлене аңсыз хәлдә дәваханәгә салганнар иде. Шоферның әтисе, депутат Илдар Ханмурзин, зыян күрүчегә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды. Җинаять эше кузгатылды. Юл-транспорт һәлакәте булган урында «Уфанет» камерасы эшләгән, тик компаниядә хәбәр итүләренчә, ул яздырмаган.
19 майда Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин төбәктәге кул астындагыларына тикшерү барышы турында шәхсән үзенә хәбәр итәргә кушты. Зыян күргән үсмер хәзер Уфада Республика балалар клиник дәваханәсендә.
Фото: уфа1.ру