Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый!
Туймазы районында яшәүче 63 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать итә һәм билгесез кешенең биш мең сум акча урлавын белдерә. Бу турыда Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Оперативниклар каракның шәхесен ачыклый һәм аны тоткарлый. Ул гариза бирүченең улы булып чыга. Ул үз гаебен таныган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир әнисе йоклаганын көтеп алган һәм аның сумкасыннан 5 мең сум акчасын чәлдергән. Шулай да 6 меңен калдырган.
34 яшьлек ир урлаганын эчеп бетергән.
Фото: кп.ру