+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июнь 2021, 06:30

Дүрт бала гомере кыл өстендә

Бүген, 6 июньдә, төнлә Михайловка - Бала-Чытырман трассасында Батыр авылыннан алты чакрым ераклыкта, коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бүген, 6 июньдә, төнлә Михайловка - Бала-Чытырман трассасында Батыр авылыннан алты чакрым ераклыкта, коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

ВАЗ-2115 кюветка очып төшеп әйләнгән.

Авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк, алты кеше зыян күргән, шул исәптән дүрт бала. Алар - Федоровка районы дәваханәсендә.

Авариядә бер яшьлек Артур зыян күргән, аның баш мие селкенгән, аны хирургия бүлегенә салганнар.
Реанимациягә дүрт яшьлек Кирилл, ун яшьлек Анастасия һәм унбер яшьлек Никитаны китерәләр. Барысының да ябык баш мие җәрәхәтләре бар.
Шулай ук дәваханәдә 24 яшьлек Алия дә бар, аның кабыргасы сынган һәм баш мие селкенгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас