+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 июнь 2021, 02:55

Элекке министрны коронавирус алып китте

Ул вируска каршы көрәшкән, әмма авыр чирне җиңә алмаган.

Ул вируска каршы көрәшкән, әмма авыр чирне җиңә алмаган.
Уфада коронавирус нәтиҗәләреннән элекке табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтов вафат булды. Ковидны аның үпкәләрендә булган хроник авыру да катлауландырган.
Азат Котлыәхмәтов Уфа районының Жуково авылында җирләнгән.
Азат Нуриәхмәт улы Котлыәхмәтов 1956 елның 10 октябрендә Учалы районының Мансур авылында туган. 2010 елда табигатьтән файдалану һәм экология министры итеп билгеләнә. 2012 елдан БДПУның экология, география һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты була.
Фото: башинформ
Читайте нас